Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Көтеп алынган бүләк

30 август - Татарстан Республикасы көнендә районның Татар Димскәе авылында зур бәйрәм үтте: авыл халкы өчен бик тә мөһим булган бина - өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Иршат Измайлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "ТНГ-Групп" җәмгыяте...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Бүгенге көндә авыллардагы фельд-шер-акушерлык пунктларының матди-техник хәле бик кискен проблема булып тора. Республикадагы бу пунктлар җитди ремонт таләп итә, күпләре искергән, 52 ФАП авария хәлендә. Шунысы куандыра, соңгы елларда авыл җирлекләрендә яшәүче халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү шартларын яхшырту өлкәсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Татар Димскәе авылында файдалануга тапшырылган бина моның ачык мисалы.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов авыл халкы, җыелган кунаклар алдында чыгыш ясап, барысын да Республика көне һәм әлеге тантаналы бәйрәм белән котлады. Татарстанда эшләп килүче прог-раммалар һәм бу өлкәдә башкарылган эшләр хакында сөйләде. ТР Хөкүмәте авылларда ФАПлар, мәдәният йортлары төзү турында карар кабул иткәннән соң, бу программа өч ел инде гамәлдә. Безнең район бу юнәлештә ике ел актив эшчәнлек алып бара. Аның нигезендә үткән ел - Иске Сумароковода, быел Акбаш авыл җирлекләрендә мәдәният йортлары торгызылган. Фельдшер-акушерлык пунктларына килгәндә, максатчан программа нигезендә мондый бина былтыр Таллы Бүләк авылында барлыкка килгән. Быел, Татар Димскәеннән кала, Яңа Александровкада ишекләрен ачачак. Шуның өстенә, программа нигезендә 18 ФАП яңартыл-ган. "ТР Хөкүмәтенә, җитәкчелегенә һәм шәхсән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлтелгән эшләргә чаралар һәм мөмкинлекләр табуына зур рәхмәт җиткерәм", - дип, халыкны җылы сәламләде район башлыгы.
"Ирексездән "Бәхет тә булмас иде, бәхетсезлек ярдәм итмәсә" дигән гыйбарә искә төшә. Иске медицина пунктын ел саен су баса иде. Шуның өчен дә район җитәкчелегенең нәкъ менә биредә мондый объектны булдырырга карар кылуы бик күркәм эш. Билгеле, яңа ФАП медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртачак һәм авыл халкына да уңай тәэсир итеп, озак еллар хезмәт итәчәк. Хәзер безнең алда торган төп бурыч - яңа белгечләр җәлеп итү өстендә җитди эшләү. Чөнки бүгенге көндә авыл халкына хезмәт күрсәтүче бердәнбер белгеч - Гөлзәрә Солтанова пенсия яшендә", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты үзәк район хастаханәсе баш табибы Иршат Измайлов.
Татар Димскәе авылы җирлеге башлыгы Риваль Зәйнуллин авыл халкын сәламләгәннән соң, район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге символик кызыл тасманы кисте (өстәге рәсемдә), барысы да яңа сәламәтлек саклау учреждениесе эченә үтте.
Фельдшер-акушерлык пункты кирәк булган җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган. Медикаментлар өчен суыткыч һәм шкафлар, манипуляция өстәлләре, гинекология кушеткасы, буй үлчәгечләр, электрон үлчәүләр, янгын сигнализациясе һәм ут сүндергеч, раковиналар, санузел - болар барысы да пункт комплектациясенә керә.
Бу бинаны ачу - авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Шуңа да алар Татарстан Президенты, район җи-тәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдереп, биредә эшләүче Гөлзәрә Солтанова адресына да җылы сүзләрен җиткерделәр һәм аңа тагын озын-озак еллар, аларны сөендереп, исән-сау эшләвен теләделәр.
Район клуб системасы хезмәткәрләре тарафыннан бу чара уңаеннан бәй-рәм программасы күрсәтелде. Халык бина ачылуга гына түгел, ә төрле җыр-биюләр, җылы сүзләр, котлауларга да шат булды һәм рәхмәтле калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса