Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Күркәм мәҗлестә – күркәм кешеләр

26 сентябрь көнне Карабашның 1 нче урта мәктәбе бинасында Корбан ашы узды.

Карабаш ветераннар советы рәисе Фәргали Имәтов мәҗлескә килгән авылдашларны олуг бәйрәм белән котлады һәм мул табынны әзерләүдә матди ярдәм күрсәткән, тырышлыгын салган һәммә кешегә рәхмәт әйтте.
Карабаш һәм Котылдык мәчетләре имамнары Илгиз хәзрәт Мирзаянов белән Зәйнулла хәзрәт Фәйзуллин вәгазь сөйләделәр, Коръән аятьләре укыдылар.
Күркәм мәҗлеснең иң мөхтәрәм кунаклары авылдашыбыз Зәйнәп әби Әбүзәрова белән Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхулла агай Төхвәтуллин булдылар дисәк, һич ялгышмабыз (рәсемнәрдә).
Зәйнәп әбигә быел - 100, ә Шәйхулла агайга 90 яшь тулган. Яшьләр өчен тормышны сөю, көр күңелле була белү үрнәге булып, киләчәктә дә күпләрне сокландырып, хәерле гомер кичерергә насыйп булсын иде әле үзләренә.
Корбан ашында катнашкан кешеләр бу чарадан җан тынычлыгы алып, матур ниятләр, якты уйлар белән таралды.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса