26 июнь көнне Карабаш җирлегенә караган Котылдык авылы урамнары бәйрәм төсен алды. Казаннан, районнан, күрше-тирә авыллардан килгән мөхтәрәм кунаклар, авылның яше-карты әйләнә-тирәгә иман нуры сибеп торучы бик матур бизәлгән һәм уңайлы итеп эшләнгән мәчет бинасы янына җыелдылар.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Автор фотолары.
Карабашта революциягә кадәр ике мәчет эшләп килгән. Аллага шөкер, бабаларыбыз яшәгән чор биеклегенә җитеп киләбез. Билгеле, мәчет салу - зур чыгымнар сорый торган катлаулы хезмәт. Бу изге эшне башкарып чыгуны шушы авылда туып-үскән бик тырыш якташыбыз, хәзер Чаллыда эшләп килүче төзү оешмасы җитәкчесе Рәфкать Тәлгать улы Сафин үз өстенә алган.
- 90 нчы елларда Рәфкать минем янга килеп: "Авылыбызда мәчет салырга дигән ниятем бар", - дигән иде, - дип искә ала авыл аксакалы, яңа мәчетнең
имамы Фатыйх хәзрәт Хәйретдинов.
- Ул вакытларда килеп чыккан икътисади кризис уебызны тормышка ашырырга комачауласа да, мөмкинлек булу белән - 2013 елның яз аенда эшкә тотындык, - ди үзе Рәфкать Сафин.
Авылдашлар Фатыйх Хәйретдинов, Сирин Гайфиев, Мөкатдәс Сәлахов аның иң якын ярдәмчеләре була. Бизәү эшләрен Чаллы скульптор-рәссамы Айрат Гыйләҗев башкарган. Урын сатып алуга бәйле һәм башка кайбер чыгымнарны күтәрешергә авыл халкы үзе дә ярдәм иткән.
Тантанада чыгыш ясаучы ТР Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөгелмә муниципаль районы хакимиятенең иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев бу изге гамәлләре өчен мәчет төзүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Аннары тантанада катнашучылар мәчеткә уздылар һәм Рөстәм хәзрәт җитәкчелегендә беренче намазны укыдылар.
Мәчеткә бөтен гомерен һәм хезмәт юлын Карабаш бистәсенең коммуналь хуҗалыгы белән бәйләгән хезмәт ветераны, Рәфкать Тәлгать улының әнисе Галимә Гариф кызы Сафина хөрмәтенә "Галимә мәчете" дигән исем бирелде. Аның манарасы ерактан ук балкып күренә, тирә-якны ямьләндереп, нур сибеп тора.
Әлеге изге гамәле өчен Рәфкать Сафин Бөгелмә җәмәгатьчелеге булдырган Һади Атласи фондының "Шәфәгать иясе" дигән исеменә бик лаек дип уйлыйм.