Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Котлыйбыз!

21 декабрь - Энергетиклар көне якынлашу уңаеннан, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров барлык энергетикларны, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлый.

"Сез үз гомерегезне мөһим һәм игелекле эшкә - кешеләрне җылылык һәм электр энергиясе белән тәэмин итүгә багышладыгыз, - диелә котлауда. - Сәнәгать предприятиеләренең, дәүләт учреждениеләренең, мәктәпләрнең, хастаханәләрнең өзеклексез эшләве, теләсә кайсы йорттагы җылылык һәм ямь, ахыр чиктә һәрбер бөгелмәленең тормыш шартлары сыйфаты нәкъ менә сезнең хезмәт нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле. Үз эшегезгә җаваплы каравыгыз, хөрмәтле энергетиклар, алдыгызда торган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә намуслы хезмәтегез, җаваплылык тоеп эшләвегез һәм профессионаллар булуыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бәхет, сәламәтлек, иминлек телибез. Эшегездә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, үзегезгә ышанып тапшырылган объектлар һәрчак ышанычлы һәм өзеклекләрсез эшләп торсын! Якташларыбызның рәхмәтенә тиенергә, яңа үрләр яуларга насыйп булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса