Котлыйбыз!
19 июньдә - кешелекнең яшәеше алардан башка мөмкин булмаган һөнәр ияләре - Медицина хезмәткәрләре көне. Бу һөнәрнең мөһимлегендә бернинди шик була алмый, чөнки кеше гомере - иң кыйммәт нәрсә. Ак халатлы фидакарь җанлы затлар кешегә бер дәшүдә ярдәмгә килергә әзер торалар. Бөгелмә медиклары - сизгер күңелле, игътибарлы һәм, билгеле ки,...
19 июньдә - кешелекнең яшәеше алардан башка мөмкин булмаган һөнәр ияләре - Медицина хезмәткәрләре көне. Бу һөнәрнең мөһимлегендә бернинди шик була алмый, чөнки кеше гомере - иң кыйммәт нәрсә. Ак халатлы фидакарь җанлы затлар кешегә бер дәшүдә ярдәмгә килергә әзер торалар. Бөгелмә медиклары - сизгер күңелле, игътибарлы һәм, билгеле ки, югары квалтификацияле белгечләр. "Бөгелмә Үзәк район хастаханәсе" дәүләт учреждениесе баш табибы Владимир ГУРОВ хезмәттәшләрен, медицина ветераннарын бәйрәм белән котлый:
- Сез гади эшләүчеләр генә түгел, ә ярдәмегезгә мохтаҗ булган һәр кешегә гомер бүләк итәсез, киләчәккә өмет бирәсез. Көндәлек авыр хезмәтегез бары тик уңай нәтиҗәләр генә китерсен иде. Күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек телим сезгә! Ә якыннарыгызга тагын - сабырлык, түземлек, мәхәббәт юлдаш булсын. Бәйрәм белән Сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа