Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Котлаулар

Машина төзүчеләр көне белән! Машина төзелеше тармагының барлык хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын чын күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйм!

Нефтьчеләр өчен җиһазлар әзерләүчеләрнең киләчәге ышанычлы, чөнки Бөгелмә предприятиеләрендә заман каршылыкларыннан курыкмый торган, максатчан, югары квалификацияле, иҗади кешеләр эшли.

Бүген машина төзүчеләрнең тырышлыгы җитештерү өлкәсен модернизацияләүгә, уникаль конструкцияләр эшләүгә, фәнни-техник мөмкинлекләрне тулырак ачуга, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Мондый стратегия белән эш итү пред-приятиеләргә тотрыклылык, икътисади үсеш китерәчәгенә, ил һәм дөнья күләмендә үз позицияләрен ныгытырга ярдәм итәчәгенә һәм социаль өлкәдә алга китеш өчен яңа этәргеч бирәчәгенә шиксез ышанам.

Тармак ветераннарына, хезмәтчәннәргә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшләрендә яңа уңышлар телим. Белемегез һәм тәҗрибәгез, һәрвакыттагыча, туган предприятие, шәһәр һәм республика мәнфәгатьләренә хезмәт итсен!

Иң изге теләкләр белән,
Александр НАКОНЕЧНЫЙ,
"БЭНЗ" ААҖ генераль директоры.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса