Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, коррупцягә каршы көрәш комиссиясе рәисе Линар Закиров җитәкчелегендә узды. Аның барышында Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Нияз Мисбахов 2017 елның беренче яртысында коррупциягә каршы көрәш законының бозылу очраклары һәм ачыкланган коррупция фактлары турында җиткерде....
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, коррупцягә каршы көрәш комиссиясе рәисе Линар Закиров җитәкчелегендә узды.
Аның барышында Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Нияз Мисбахов 2017 елның беренче яртысында коррупциягә каршы көрәш законының бозылу очраклары һәм ачыкланган коррупция фактлары турында җиткерде. Прокуратура тарафыннан быел дәүләт, муниципаль хезмәткәрләренең, аларның вазифасын вакытлыча башкаручыларның керемнәре һәм чыгымнары хакында тапшырган мәгълүматларны тикшергән. 2017 елның үткән айларында бу өлкәдә коррупциягә каршы көрәш законын бозуның - 68 очрагы ачыкланган. Шуларның 40ына аңлатма ясалган, икесе буенча административ хокук бозу буенча эш кузгатылган, судка бер дәгъва бирелгән һәм берсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ни өчен соң мондый ситуация туа дигәндә, чөнки законнар гел үзгәреш кичерә, шуңа күрә бу мәсьәләгә дәүләт, муниципаль хезмәттә булган кешеләрнең аеруча игътибарлы булуы кирәк.
Икенче булып, мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда чыгыш ясады. Аның доклады мәктәпләрдә акча җыюларны профилактикалауга кагылышлы иде. Узган уку елында әти-әниләрдән законсыз акча җыю турында мөрәҗәгать булган. Комиссия алар буенча тикшерү уздырган, нәтиҗәдә хокук базу очраклары дәлилләнмәгән. Җәйге каникуллар вакытында да бу юнәлештә эшләр тынмаган. 2017 елның июнь аенда ике гариза килеп ирешкән. Алар буенча шулай ук хокук бозу очраклары дәлилләнмәгән. "Ата-аналар уку барышында кирәк булган әсбапларны, мәктәп бирергә тиеш дип кабул итә. Укучыларга бары уку дәреслекләре генә бирелергә тиеш, менә шуны аңласыннар иде", - дип белдерде Валентина Кульбеда.
Өченче докладчы - Икътисад бүлеге җитәкчесе Ризидә Галәмова. Ул муниципаль хезмәтләр җиткерү һәм аларның сыйфаты хакында хисап тотты. 2017 елның алты аенда халыкка 8 755 тапкыр хезмәт күрсәтелгән. Бүгенге көндә муниципаль хезмәтләр тарафыннан 101 дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе алга таба да халык гозерен тыңлау, закон бозу очракларына юл куймау, профилактик юнәлештә эш алып баруны күздә тота.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
А. Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа