Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Коръән укучылар бәйгесе

11 март көнне шәһәребезнең үзәк мәчетендә Аллаһ йортына йөрүчеләр һәм якшәмбе мәктәпләрендә укучылар арасында изге Коръәнне яттан уку буенча V район конкурсы узды.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Коръән укуның сыйфатын арттыру, аны яттан белүне популярлаштыру, районнар һәм шәхсән бәйгедә катнашучылар арасындагы дуслык мөгамәләсен ныгыту һәм халыкны дини чараларга җәлеп итү максатларын үз алдына куйган әлеге изге чарада йөзгә якын кеше катнашты. Аларның өчтән бер өлеше өлкән яшьтәгеләр булса, калганнары яшүсмерләр һәм урта буын вәкилләре иде. Әнә, абыйлы-энеле Муса һәм Гайсә Исламголовлар, әле кечкенә яшьтә булуларына да карамастан, намазларын укып, ислам йолаларын үтәп баралар. Муса 2 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфында укый, 6-7 яшеннән үк мәчеткә йөри. "Дин йолаларына әтием, әнием өйрәтте. Мәктәпкә барганчы да һәм кайткач та намазымны укыйм", - ди ул. Гайсә дә абыйсыннан калышмый, әле үзенә 5 яшь ке-нә булуга да карамастан, сабый намаз укырга өйрәнгән инде. Шулай ук абыйлы-энеле Рөстәм һәм Илкам Кәримовлар өчен дә мәчет җан азыгы бирә торган урын. Рөстәмгә 13 яшь, ул - 2 нче лицей укучысы, бу бәйгедә 3 нче тапкыр катнаша, ә энесе - 10 яшьлек Илкам Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә белем ала һәм бәйгегә беренче тапкыр килгән. Алар якшәмбе көннәрендә мәчеттә уза торган дин сабакларына да бик теләп йөриләр. Ринат абый Әхмәтҗанов исә бәйгегә 50 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә чыгыш ясарга килгән. Ул үзе Актүбә картлар йортында яши, ә бүгенге көндә Бөгелмә дәвалану оешмаларының берсендә тикшерелә. "Мәчеткә намазга бик теләп йөрим һәм ислам буенча берәр төрле чарада чыгыш ясау мөмкинлеге чыкса, бик шатланам. Изге эштә катнашу җанга сихәт бирә", - ди ул.

Бәйге ахырында чарада катнашучы һәрбер конкурсантка бүләкләр тапшырылды. Ә соңрак сүзләрнең әйтелеш дөреслегенә, яңгырашына, үз-үзен тотышына, ятланган сүрәләр санына карап, нәтиҗәләр ясалды һәм һәрбер яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнде, аларга махсус бүләкләр тапшырылды: Коръән китаплары (мәчеткә ки-лүчеләрнең сәдака акчаларына алынган), балалар уенчыклары ("Растишка" кибете), көнкүреш товарларына бүләк купоннары ("Копейка" кибете) һәм дини атрибутикалар (мәчет каршындагы кибет) - һәрберсе дә иясенә файдалы һәм шатлыклы бүләк булды.

Бөгелмә мөхтәсибәте конкурсны үткәрүдә булышлык күрсәткән барлык химаячеләргә, шулай ук Урыссу бистәсенең "Фәнис" мәдрәсәсенә һәм Казан шәһәрендәге Россия Ислам университеты каршындагы хафизлар әзерләү үзәгенә бәйгегә квалификацияле жюри әгъзалары җибәргәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерә.

Изге чара катнашучыларга да һәм үзләренең якыннарын күзәтүче җанатар-ларга да бик ошады. Бу бәйгедән һәрбер мөселман кардәшебез озак вакытларга җитәрлек җан азыгы һәм күңел сихәтлеге алып таралышты.

Рәсемнәрдә: Бөгелмә мөхтәсибә-те имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин; сабыйларның укуы бигрәк тәэсирле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ислам Коръән конкурс мечеть