Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кодашлар булдыра!

"Күз тимәсен!" - диләр җыелган уңыш турында "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык игенчеләре. Быел ул гектарыннан 19,4 центнер чыга. Башка хуҗалыклар белән чагыштырганда, бу бик яхшы сан. Корылык булу сәбәпле, районда кырдан алынган бөртекле культуралар уңышы гектарына уртача 15 - 16 центнер гына туры килә.

"Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев сүзләренә караганда, икмәкнең уңуы элиталы орлыклар куллануга һәм хуҗалык хезмәтчәннәренең тырышлыгына бәйле. "Басуда 5 комбайн эшли. Игенчеләребез үзебезнекеләр, Кодаш авылында яшәүчеләр. Безнең хуҗалыкта алар инде 15 - 16 ел эшлиләр, тәҗрибәләре зур. Алар булганда, мин уңышны югалтуларсыз җыеп алуга ышанам. Соңгы көннәрдә яуган яңгыр эшне тоткарлый. Өч көн инде бодай басуына керә алмыйбыз. Шуңа карамастан, механизаторларыбыз эшсез тормый. Параллель рәвештә малларга азык әзерләү белән шөгыльләнәбез, сенаж салабыз, салам, печән пресслыйбыз. Моннан тыш, 2016 ел уңышы турында да кайгырта башладык, уҗым бодае чәчәргә керештек", - ди ул.
Быел хуҗалыкта сөрүлек җирләр 4,7 мең гектарны тәшкил итә. Анда арыш, бодай, борчак, арпа, солы чәчелгән.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Рәсемдә: "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык уңганнары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса