Кодаш балалар бакчасында Сабан туе гөрләде (+ФОТОЛАР)
Сабан туе ул - хезмәт бәйрәме, Сабан туе ул - дуслык бәйрәме, Сабан туе ул - һәркемнең зарыгып көтеп алган тансык бәйрәме. Язгы кыр эшләре бетү белән авыллар шатлыклы авазларга, күңелле шау-шуга күмелә - матур аланнарда, чирәмле мәйданнарда, ямьле тау битләрендә Сабан туйлары гөрли башлый. Без дә районыбызның иң матур...
Сабан туе ул - хезмәт бәйрәме, Сабан туе ул - дуслык бәйрәме, Сабан туе ул - һәркемнең зарыгып көтеп алган тансык бәйрәме. Язгы кыр эшләре бетү белән авыллар шатлыклы авазларга, күңелле шау-шуга күмелә - матур аланнарда, чирәмле мәйданнарда, ямьле тау битләрендә Сабан туйлары гөрли башлый.
Без дә районыбызның иң матур бер җирендә урнашкан туган авылыбыз Кодаш балалар бакчасында 14 июль көнне "Килегез, дуслар, кунакка, Сабантуй бүген бездә!" дип аталган күркәм бәйрәм уздырдык. Көн дә, махсус сорап алгандай, иртәдән үк ялт иткән кояшлы матур булды.
Алдан ук ныклап әзерләндек без бу чарага. Бу көнне сагынып көтеп алган балалар милли йолабызның төрле уеннарда бик актив катнаштылар. Бигрәк тә халкыбызның олылар арасында да нык яратып уйнала торган "Чүлмәк вату", "Капчык киеп йөгерү", "Аркан тартышу" уеннары ошады аларга.
"Чиләк белән су ташу", "Кашыкка йомырка салып йөгерү" кебек милли күңел ачу чаралары исә мәйданны тагын да җанландырып җибәрде. Һәркемнең бу кызыклы бәйгеләрдә катнашасы, берсе белән берсе узышасы, җитезлеген, осталыгын күрсәтәсе, бүләкләр отасы килде.
Халкыбызның иң матур милли бәйрәме - Сабан туе шулай гөрләде, озак дәвам итте. Ә аннан алган матур тәэсирләр балалар күңелендә киләсе ел Сабан туена кадәр матур хатирә булып сакланыр.
Ильвира МӨСӘЛИМОВА,
Кодаш балалар бакчасы тәрбиячесе.
Фотолар - бакча фондыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа