Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Көне кызу, узыштылар кызу

Инде хәбәр иткәнебезчә, 23 - 25 май көннәрендә Ключи авылында квадроцикллар ярышы узды. Узышларның тантаналы ачылуы 24 май көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында булды.

Быел Бөгелмә икенче тапкыр шундый мәртәбәле ярышларны кабул итте. 400 километрга якын сузылган трасса махсус 5 этапка бүленгән иде. Узышчылар шул этапларны чиратлап үтәргә тиеш булды. Әлеге ярышларга әзерлек инде кыш айларында ук башланганга күрә, спортчылар стартларны түземсезлек белән көттеләр. Һәм менә ул мизгелләр!..

Узган елга караганда, катнашучылар саны сизелерлек арткан. Илебезнең төрле нокталарыннан, хәтта күршеләребез Казакъстаннан да 120гә якын узышчы килгән. Димәк, узган ел кунакчыл Бөгелмә җирен ошатып киткәннәр алар. Ярышның беренче көнендә SSV төркемендә алдынгылыкны Ирек Миңнәхмәтов /Казан/ белән Антон Власюк /Екатеринбург/ экипажы үз кулларына ала. ATV төркемендә лидерлык позициясенә Антон Бердников /Пенза/ чыга. Ярышларның икенче көнендә исә, көннең дә кызуы арткан кебек, лидерлык өчен көрәш кызганнан-кыза гына бара. Ярышларның дебютанты булган Анатолий Кузнецов /Воткинск/ исә тәҗрибәле көндәшләрен узып, ATV төркеме җиңүчесе булып таныла. SSV төркемендә андый хәл күзәтелми, узган ел да әлеге этапның җиңүчеләре: Ирек Миңнәхмәтов һәм Антон Власюк быел да финишка беренче булып килделәр. Җиңүчеләргә кубоклар, Дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.

Квадросериянең Бөгелмә этабы шулай узды. Ярышларның яңа этабы 25 - 27 июль көннәрендә Нижгар өлкәсендә узачак.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса