Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Көн геройлары

21 август -- Россия Һава флоты көне. Әлеге датаны Бөгелмәнең "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе дә билгеләп үтте. Бу көнне шәһәр аэропортының актлар залында иң оста пилотларны, бортпроводникларны, аэропорт хезмәткәрләрен тәбрикләделәр. 15 август көнне Симферопольдән Белгородка юл тоткан самолет пилотлары көн геройлары булып чыкты. Исегезгә төшерәбез: әлеге көнне самолет бортында гадәттән тыш...

21 август -- Россия Һава флоты көне. Әлеге датаны Бөгелмәнең "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе дә билгеләп үтте. Бу көнне шәһәр аэропортының актлар залында иң оста пилотларны, бортпроводникларны, аэропорт хезмәткәрләрен тәбрикләделәр.

15 август көнне Симферопольдән Белгородка юл тоткан самолет пилотлары көн геройлары булып чыкты. Исегезгә төшерәбез: әлеге көнне самолет бортында гадәттән тыш хәл килеп чыга. Бер пассажирның хәле кинәт кенә начарая. Шул сәбәпле, самолет Ростов-на-Дону шәһәрендә мәҗбүри тукталыш ясый. "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе генераль директоры Петр Трубаев пилотлар Александр Егоров белән Юрий Киселевка һәм бортпроводник Илсур Ильясовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

-- Очышыбызның 35 нче минутында Илсур безгә бер пассажирда аңын югалту билгеләре күренә башлавын әйтте. Без, шунда ук самолетның тизлеген киметеп, якындагы Ростов-на-Дону аэропортына юл алдык. Безне анда "Ашыгыч ярдәм" машинасы көтеп тора иде. Аллага шөкер, ир кеше хәзер исән-сау, аны хастаханәдән чыгарганнар инде, -- диде шул көнне булган хәлләрне искә алып, баш пилот Александр Егоров.

Авыру пассажирга беренче ярдәм самолетта ук күрсәтелгән. Бу вәзгыятьтә бортпроводник дөрес карар кабул иткән - тиз арада салонда медицина хезмәткәре бармы дип сораштырган. Бәхеткә, андый кеше булган һәм алар икәү пассажирны аңына китерә алган.

-- Мин башта курка калдым, каушадым. Мондый очрак минем очыш тарихымда, 4 ел авиациядә инде, беренче тапкыр булды. Ярый әле, кырыйда гына медицина хезмәткәре иде, -- ди борпроводник Илсур Ильясов.

Пассажирны самолеттан носилкада алып чыкканнар, бу вакытта ул аңга килә башлаган булган. Ир-атка беренче ярдәм күрсәтеп, реанимациягә озатканнар. Ә очкыч ягулык салып, очуын дәвам иткән.

-- Кичекмәстән чарасын күрмәгән очракта, ирнең хәтта үлү ихтималы да булган. Шуңа да мин сезгә рәхмәтле. Сез -- чын геройлар", -- дип сөйләде Петр Трубаев пилотларны котлау вакытында.

Экипажның кылган гамәлләре бик вакытлы һәм дөрес булган. Бөгелмәдә Россия Һава флоты көне әнә шундый дәртләндергеч, күңелле бәйрәм булып узды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса