Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Киңәшмәдә оператив штаб әгъзалары шәһәрдә һәм районда актуаль хәбәрләрне җиткерделәр.

Бөгелмә муниципаль районында коронавирус йогышы белән авыруның расланган яңа очраклары юк.

Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча чит илләрдән кайткан гражданнар саны126. Карантин режимында өй шартларында медицина тикшерүендә торучы гражданнар саны53.

Балалар һәм өлкәннәр өчен тәүлек буе эшли торган 3 социаль учреждениенең икесе вакытлыча карантинлы эш режимына күчте.

  “Татнефть” хәйрия фонды бу атнада Бөгелмә сәламәтлек саклау учреждениеләренә – шәхси саклану чаралары (медицина хезмәткәрләре өчен респираторлар), мәгариф оешмаларына компьютер техникасы тапшырырга ниятли.

         Шәһәр һәм районда теркәлгән эшсезләр саны – 737 кеше, актуаль вакансияләр саны – 2 282.

Өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтү өчен бердәм пункт эшләвен дәвам итә, ул эшли башлаганнан алып, барлыгы 278 бөгелмәле ярдәм сорап, мөрәҗәгать иткән.

         Социаль яклау идарәсендә исәптә торучы гаиләләргә адреслы рәвештә җибәрелә торган азык-төлек тупланмалары әзерләнә. Шундый 175 җыелма ияләренә тапшырылган инде. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 55 меңнән артык татарстанлы азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм алачак. Татарстанда бу ярдәмгә мөнәсәбәтле алты категория кеше билгеләнгән. Болар: айлык керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар; 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган аз керемле гаиләләр; социаль яктан куркыныч хәлдә дип саналган гаиләләр; опека һәм попечительлек буенча үзләренә алган йөкләмәләрне түләүсез нигездә үтәүче гаиләләр; әти-әниләреннән берәрсе алиментын түләүдән качып йөрүче аз керемле гаилә балалары; әти-әниләре кризистан аеруча зыян күргән тармаклардагы үзмәшгульләрнең яки шәхси эшмәкәрләрнең балалары.

Татарстанда азык-төлек җыелмаларының беренче өлешен 29 апрельдән 5 майга кадәр тапшырачаклар. Бөгелмә районында бу уңайдан барлыгы 1 327 кешегә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса