Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Киләчәккә – билет

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгы ел саен мәктәп укучылары арасында "Киләчәккә - билет" исеме белән иншалар бәйгесе уздыра. Ул 7 - 10 нчы сыйныф укучылары арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан оештырыла.


Быел район шәһәрләрендә аның беренче этабы узды. Җиңүчеләрне "Хезмәт кешесе: Минем профессиям. Минем карьерам", "Хезмәт династиясе", "Киләчәк һөнәре" номинацияләрендә билгеләделәр. Әлеге эшне Бөгелмә мәшгульлек үзәге (начальнигы - Эльвера Ризванова) җитәкләде. Конкурста 32 эш каралды. Аны укучылар ике телдә: рус һәм татар телләрендә язганнар.
7 нче гимназиянең 8 "Б" сыйныфы укучысы Алия Бикташева (мактаулы икенче урында) "Хезмәт ди-настиясе" номинациясендә билгеләнгән "Яраткан һөнәр - буыннар аша" иншасын рус телендә язган. "Ике телдә дә башкарырга мөмкин булганын белгән булсам, татар телендә яза идем", - дип әйтеп куйды ул җиңүчеләрне билгеләү тантанасында. Татар кызы үзенең иҗат эшендә гаилә династиясе турында язган. Алар гаиләсендә барысы да - укытучылар. Династияне бүгенге көндә Татар Димскәе авылында көн күрүче әбисе - хезмәт ветераны Халидә Зәйнуллина башлап җибәргән. Алиянең бабасы, ике абыйсы, аларның хатыннары һәм әнисе - укытучылар. "Барысының эш стажын бергә кушып санасаң, җәмгысе 203 ел була. Мин үзем дә киләчәктә укытучы булырга хыялланам", - дигән ул.
"Киләчәккә - билет" бәйгесендә катнашучыларның күбесе киләчәк һөнәрләре турында язган. Кемдер медицинаны мактаган, кемдер инженерларга дан җырлаган, кемдер туган җиргә мәхәббәтен белдергән. 32 эштән бары өчесе генә татар телендә язылган. Шуларның берсе - 2 нче лицейның 9 "Б" сыйныфы укучысы Алинә Хәсәнова эше беренче урынга лаек булды. Беренчелек шулай ук - 6 нчы мәктәпнең 7 "Г" сыйныфы укучысы Александра Енушевскаяда һәм 6 нчы мәктәпнең 8 "В" сыйныфы укучысы Алинә Байбәковада.
Аларның эшләре икенче турга җибәрелә. Нәтиҗәләр Казанда ноябрь аенда билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса