Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Киләчәк турында кайгыртып

Бүгенге көндә кайсы гына өлкәне алып карама - барысында да диярлек кадрлар мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. Соңгы вакытта әлеге проблема бигрәк тә авыл хуҗалыгында үзен нык сиздерә. Шуңа күрә бу тармак өчен эшче куллар хәзерләү белән шөгыльләнә торган уку йортларының эшчәнлеге белән танышу бик актуаль булып тора. Руслан ҖӘЛӘЕВ....

Бүгенге көндә кайсы гына өлкәне алып карама - барысында да диярлек кадрлар мәсьәләсе кабыргасы белән килеп баса. Соңгы вакытта әлеге проблема бигрәк тә авыл хуҗалыгында үзен нык сиздерә. Шуңа күрә бу тармак өчен эшче куллар хәзерләү белән шөгыльләнә торган уку йортларының эшчәнлеге белән танышу бик актуаль булып тора.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Ринат Харисов җитәкләгән "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы да әлеге көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар булып, чираттагы утырышны шәһәребезнең аграр көллиятендә уздырдылар. Зур тарихы булган уку йорты эшчәнлеге белән клуб әгъзаларын көллият директоры Фәрит Гатин таныштырып йөрде. Шунысы игътибарга лаек, уку йорты белем бирү дәрәҗәсе һәм студентларның иҗади сәләтләрен ачып бирә алуда күп кенә мактаулы саналган урта һөнәри белем бирү йортларыннан уңай якка аерылып тора. Моның шулай икәнлегенә көллият белән танышып йөргәндә клуб әгъзалары үзләре дә инандылар. Аларны җиһазландырылган уку класслары, лаборатор-гамәли кабинетлар, уку полигоны, автодром, ипи пешерү урыны һәм ашханә каршы алды. Үзенең 118 еллык тарихында әлеге белем йортын 43 меңнән артык белгеч тәмамлап чыккан икән һәм алар, нигездә, гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаганнар.
Бүген исә биредә 432 кеше укый. Бигрәк тә чәчтараш, автомобиль йөртүче, тракторчы, электромонтер һәм машинист һөнәрләрен үзләштерүчеләр күп икән. Әлеге һөнәр ияләренә хезмәт базарында ихтыяҗ-сорауның зур булуын исәпкә алсак, моның мантыйкка ярашлы булуын инкарь итә алмабыз.
Бөгелмә аграр көллияте директоры Фәрит Гатин эшлеклеләр белән очрашуда үзенең тәкъдимен дә әйтте. Җитәкчене көллият базасында белем арттыру ресурслары үзәген оештыру мәсьәләсе борчый булып чыкты. Мондый үзәк оештырылган очракта, бүгенге көндә шәһәр һәм районда кирәкле булган күп кенә һөнәр ияләрен җитештерү мәсьәләсе уңай хәл ителер иде, ләбаса. Шуңа күрә әлеге тәкъдимне утырыш эшендә катнашкан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм башкалар да хуплады. Тормыш-чынбарлыкта югары уку йортларын тәмамлаганнарның үз һөнәрләре буенча эш таба алмый тилмергәннәре күп хәзер. Юристлар, экономистлар, менеджерлар шундыйлардан санала бүген. Әйе, җәмгыятебездә алда санап үтелгән һөнәр ияләренә ихтыяҗ юк шул. Ә менә алар нисбәтендә, урта кул һөнәре алган аграр көллиятне тәмамлаган белгечнең теләсә кайсы җирдә эшсез калмаячагы көн кебек ачык. Аннан соң хезмәт сөюче, хезмәт кешесе культын кабат кайтару вакыты да җиткәндер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса