Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кичә Кодаш авылы җирлегендә сессия узды

17 гыйнвар көнне район авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында хисап чоры башланып китте. 10 февральгә кадәр алар 67 урында (предприятиеләрдәге очрашуларны да кертеп) узачак. Әлеге очрашулар Яңа Сумароково, Подгорный, Зур Федоровка, Акбаш, Вязовка һәм Кодаш авылларында булып үтте инде. Биредә җирле үзидарә җитәкчеләре 2016 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады. Бүген...

17 гыйнвар көнне район авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында хисап чоры башланып китте. 10 февральгә кадәр алар 67 урында (предприятиеләрдәге очрашуларны да кертеп) узачак.

Әлеге очрашулар Яңа Сумароково, Подгорный, Зур Федоровка, Акбаш, Вязовка һәм Кодаш авылларында булып үтте инде. Биредә җирле үзидарә җитәкчеләре 2016 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады. Бүген сүзне Кодаш авылында узган җыелыш турында алып барырбыз. Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф. Мөхәммәтов, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, почта, мәгариф, сәламәтлек һәм хокук саклау органнарыннан белгечләр катнашты.

Кодаш авылында үзгә бер атмосфера: чиста һава, тынычлык хөкем сөрә. Ә халкы һәр кешене елмаеп, дустанә каршы ала белә. Җыелыш башланыр алдыннан ук авыл халкыннан: "Ничегрәк яшисез? Проблемаларыгыз бармы?" - дип сораулар бирдем. Кемдер: "Аллага шөкер, бар җиребез җитеш", - дип җаваплады, кемдер урамда йөргән бер көтү караучысыз калган этләрдән зарланды (җыелыш барышында авыл җирлеге башлыгы халыкка мөрәҗәгать итеп, этләрен бәйдә тотарга киңәш итте).

Җирлек башлыгы Гүзәлия Хәйсарова сүзләренә караганда, әлеге җирлеккә кергән ике авылда (Кодаш һәм Кызыл Чишмә) барлыгы 792 кеше яши икән. Былтыр авыл халкы, үзара салым җыеп, юлларны төзекләндерү һәм су юлларын ремонтлау мәсьәләләрен чишкән. Бу эшне авылның 80 процент халкы хуплап чыккан.

2016 елда шатлыклы вакыйга да булган. Муниципаль учреждениеләр арасында конкурста катнашып, авыл җирлеге җиңү яулаган. Нәтиҗәсе - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегенә "Нива" машинасы бүләк иткән.

Биредәге җирле үзидарә үз алдына өлкәннәргә социаль һәм матди ярдәм күрсәтү бурычын да куйган. Шул уңайдан авылның өлкән буын кешеләре өчен бәйрәмнәр оештырылган, күренекле даталар уңаеннан бүләкләр тапшырылган.

Мал асрап көн күрүчеләр дә шактый икән Кодашта. Мөгезле эре терлек беренче урында тора. Монда озак еллар дәвамында эшләп килүче "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык дан тота. Әлеге җәмгыять - авыл җирлеге бюджетына салымның иң зур өлешен кертүче. Ул шәхси хуҗалыклар өчен ашлык җитештерүче дә, техника белән ярдәм итүче дә һәм авыл халкын эш белән тәэмин итүче дә булып тора.

Авылда мәктәп, балалар бакчасы бар, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, почта эшли.

Җыелышта 2016 елда кардан сыннар ясау буенча оештырылган бәйгедә катнашучыларны тәбрик иттеләр. Беренче урынны - "Чишмәкәй" балалар бакчасына, икенче урынны - мәктәпкә, ә өченче урынны мәдәният йорты хезмәткәрләренә бирделәр. Аларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Быел гыйнвар аенда Талия апа белән Инсаф ага Гаязовлар үзләренең Алтын туен билгеләп үткән. Аларны да бүләксез калдырмадылар.

Авылда киләчәк буын турында да кайгырталар. Яшьләр авылда калырга ашкынып тормый икән.
Шуңа күрә монда яңа йортлар салу, яңа урамнар булдыру өстендә эшли башлаганнар. "Авылда калам", - дигән яшьләргә җиң сызганып ярдәм итәргә әзерләр биредә. Бүгенге көндә 8 кеше йорт төзү өчен җир рәсмиләштергән. Димәк, авылның киләчәге өметле.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса