Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хыяллар чынга аша: Бөгелмәдә “Теләкләр чыршысы” һәм “Бердәмроссияле Кыш Бабай” хәйрия акцияләренә йомгак ясалды

Барыбызның да иң яраткан бәйрәме – Яңа ел якынлаша.

Һәр бала бәйрәм көтә һәм могҗизага өметләнә. Кайбер әти-әниләрнең безнең ярдәмнән башка тормышка ашыра алмаган могҗизага. Әле ноябрьдә үк Бөгелмәдә ДоброДом волонтерлык хәрәкәтенең Теләкләр чыршысыакциясе старт алды. Мәрхәмәтле тылсымчылар адресына аз керемле гаиләләр, ялгыз әниләр, инвалид балалары яки инвалид ата-аналары белән хатлар язганнар.

Биш яшьлек Сашаның Казанга Президент чыршысына бару хыялы. Аның хыялы 25 декабрьдә, әнисе белән бергә зур тамашада катнашкан вакытта тормышка ашты.

Тагын 30 гаилә теләкләрен шәһәр хакимияте хезмәткәрләре башкарды. Аларга көнкүреш техника, җиһаз, уен җыелмасы һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Халык ышанычлылары – Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре Бердәмроссияле Кыш Бабайакциясе кысаларында тагын 25 баланың теләкләрен үтәделәр.

Алена Андрееваның хыялына Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров ярдәм итте. Яшь бөгелмәлегә кыйммәтле бүләк – зур курчак йорты тапшырылды. Гафиатуллиннар гаиләсе Тылсымчылардан тузан суырткычы сорады. Әлеге бүләкне шулай ук Бөгелмә мэры да тапшырды.

Депутат, Бөгелмә электр челтәрләре директоры Альмир Латыйпов ярдәме белән 6 яшьлек Артем Сухарников велосипед алды, ә депутат, “Жилсервис” ҖЧҖ генераль директоры Радик Галиуллин һәм чаңгы базасы директоры Денис Белов Алмаз Әхмәровның хыялын тормышка ашырдылар – аңа чаңгы костюмы, автомат һәм ботинкалар беркетелгән чаңгы бүләк иттеләр.

Моннан тыш, һәр бала депутат, ТНГ-Групп ҖЧҖ генераль директоры Ян Шәриповтан татлы бүләк тә алды.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса