Хуш киләсең, Рамазан!
Изгеләрдән-изге ай Бисмилләһир-рахманиир-рахиим! Рәхимле вә мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән! Аңа бөтен мактау-сәнәләребез булса иде, пәйгамбәребез Мөхәммәт салаллаһу галәйһи вәсәлләмгә, аның гаилә әһелләренә, тарафдарларына салават-шәрифләребез ирешеп торса иде!
Кадерле дин кардәшләребез!
Аллаһының олы рәхмәте белән без тагын Рамазан аена кердек.
Изге Рамазан ае – рухи камилләшү һәм һәр адәм баласына хас булган эчке сырхаулардан – күңел хасталарыннан дәвалану, чистарыну чоры ул.
Рамазан ае – “кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидәятне ачык бәян кылучы, дөресне ялганнан аеручы итеп”, җиргә Коръән иңдерелгән ай (“Бәкара” сүрәсе, 185нче аять).
Рамазан аеның фазыйләтле көннәрендә һәм төннәрендә Аллаһы Тәгалә кешегә үз-үзеңне яхшы якка үзгәртү өчен чиксез мөмкинлекләр бирә. Рамазан – мөселманнар үз иманының ныклыгы турында ныграк уйлана, көндәлек мәшәкатьләргә игътибарны киметә төшә торган чор ул. Бу – Раббыбызга күбрәк табыну, тәүбә-истигъфар кылу вакыты да.
Һәрбер мөселманның тормышы мәчетләр белән бәйле. Әмма быел, үз-үзеңне изоляцияләү кебек катлаулы шартлар килеп туганда, без кайбер йолаларны: җомга вәгазьләреме ул, җәмәгать намазлары яки мәчетләрдә уза торган ифтар мәҗлесләре булсынмы, – тулысынча һәм тиешле дәрәҗәдә башкара алмыйбыз. Әмма бу чикләүләр хәзергесе көндә котылгысыз һәм бик кирәкле чаралар булып тора, дин кардәшләребез моны яхшы аңлый. Пандемиягә бәйле барлык кыенлыкларны һәм аның нәтиҗәләрен җиңеллек белән үткәрүне сорап, бар дөнья мөселманнары Аллаһы Тәгаләгә дога кыла.
Бу тормышта нинди генә кыенлыклар белән очрашырга туры килсә дә, нинди генә сынауларга тарысагыз да, шуны белегез: сезнең өлешкә бу тигән икән, димәк, сез аны җиңеп чыга аласыз. Аллаһы Тәгалә безнең иманнарның ныклыгын төрлечә сынаулар аша тикшерүдән туктамый, әмма рәхмәтле һәм рәхимле Раббыбыз безгә сынауны беркайчан да күтәрә алмаслык итеп бирми. Чираттагы тапкыр кыенлыкларга юлыкканда, шуны онытмагыз һәм Аллаһыдан хәлегезне җиңеләйтүне сорагыз. Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Дөреслектә, һәр авырлыктан соң җиңеллек табыла” (“Инширах” сүрәсе, 5нче аять).
Рамазан ае – игелекле гамәлләр ае да ул. Рамазанда ураза тоту һәм аның өчен тиеш булган чиксез әҗер-саваплар мөселманнар өчен Аллаһының аерым бүләге булып тора. “Ураза тоту – Минем өчен, аның әҗерен дә Үзем бирәм”, – дигән Раббыбыз (хәдистән). Бу сүзләрнең асыл мәгънәсе шулдыр – ураза тоткан өчен һәм бу изге айда кылынган яхшы гамәлләр өчен дә әҗере күп тапкырлар арттырып бирелә һәм аның хисабын Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Гаиләләребез белән намазда булганда, гыйбадәтләр кылганда һәм Хак Тәгалә кушканнарны үтәгәндә, кешенең Аллаһы каршында дәрәҗәсе күтәрелә, йортыбызга Нур иңә.
Бу көндә Безне юктан бар итүче Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйм: ураза тоту, фарыз (мәҗбүри) һәм ирекле (сөннәт, нәфел) намазларны уку, зәкят түләү һәм сәдакалар бирү, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм галәмнәрнең хуҗасы булган Раббыбыз кушкан башка игелекле гамәлләрне, гыйбадәтләрне үтәү аша һәрберебез иманлы булуның ләззәтен тоя алсак иде! Раббыбыз Аллаһ барчабызга да сәламәтлек, сабырлык бирсен һәм изге Рамазан аенда булган барлык фазыйләтләрне һәм нигъмәтләрне тулысы белән насыйп итсен иде!
Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ,
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа