Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләребез, әбиләребез, апалар һәм сеңелләребез!

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэрының бәйрәм котлавы!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне, 8нче Март белән чын күңелдән котлыйм! Илебезнең дәүләт бәйрәмнәре арасында фәкать хатын-кызларга гына багышланган матур бәйрәмнең булуы нинди яхшы! Нәкъ шушы көнне без үзебезнең әниләргә, хатыннарга, әбиләргә рәхмәт әйтә, аларның зирәклегенә, сабырлыгына, шәфкатьле булуына соклану белдерә алабыз.

Сугыш чоры авырлыкларын кичкән буын хатын-кызларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең чыдамлык, рухи ныклык безне дә көчле булырга, кыенлыкларга карамастан, бар каршылыкларны җиңеп чыгарга, шул ук вакытта битараф булмаска өйрәтә. Хатын-кызларның социаль активлыгы елдан-ел үсә, җәмгыять, җирле үзидарәләр, ветераннар хәрәкәтләрендә, ТОС тормышында алар катнашындагы эшләр дә арта бара. Сезнең инициатива – безнең сөекле шәһәребезнең үсеше һәм чәчәк атуы өчен нигез булып тора ул.

Балаларын чиксез яратучы, ана назыннан мәхрүм булган ятим  балаларны да үз канаты астына сыендырган, аларга да җан җылысы бирә алган аналарга бу бәйрәм көнендә соклануыбыз чиксез, рәхмәтебез зур!

Кадерле хатын-кызлар! Сездә беркем белмәгән серләр бар: барысына өлгерәсезЮ, көндәлек мәшәкатьләр йөген җилкәгездә күтәреп барганда да нәфис, матур, сөйкемле булып кала беләсез. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим! Һәрчак якыннарыгыз һәм кадерле кешеләрегез арасында булыгыз, аларның күңел җылысын тоеп яшәгез. Ул-кызларыгыз – шатлыклар, ирләрегез игътибар белән сөендерсен!

Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса