Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хәмдүнә һәм Ирек Кәтиевларның бергә яшәүләренә -- 65 ел

​​​​​​​Гыйнвар аенда Хәмдүнә Хәйдәр кызы һәм Ирек Сөләйман улы Кәтиевлар никахларының Тимер юбилеен – бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр. Ә мондый юбилейны күрү сирәк парлар өлешенә генә тия торган бәхет ул.

Бөек Ватан сугышы ветераны Ирек Сөләймановичка быел 95 яшь тула. Ул 1925 елның 6 июлендә Татарстан АССРның Ютазы районы, Бәйрәкә авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1942 елның маенда, 17 яшендә аны армиягә алалар. Ил өчен авыр сугыш елларында, Ватанны немец илбасарларыннан саклап, данлы сугыш юлы узган. Хәрби хезмәттә ул 8 елдан артык була. 355нче гвардия полкы составында немецларның 13 танк дивизиясен тар-мар итүдә, Вена шәһәрен (Австрия) алганда һәм Чехословакияне азат итү өчен барган бәрелешләрдә, Балатон (Венгрия) күле районындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Ирек Сөләйман улы төрле батырлыклар һәм хезмәте өчен 30 төрле орден, медальләр, истәлек билгеләре белән бүләкләнгән. Алар арасында – “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Венаны алган өчен”, “Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен” һәм башка бик күп бүләкләр. Алай гына да түгел, ул мактаулы десантчы да әле.

Хатыны Хәмдүнә Хәйдәровна белән алар сугыштан соң, Башкортстан педагогия институтында укыганда, 3нче курста танышалар. Бер елга якын очрашып йөриләр.  Институтны тәмамлагач, яшьләр Татарстан АССРның Ютазы авылында өйләнешәләр.

Тугры юлдашы Хәмдүнә Хәйдәровна, барлык башлангычлар һәм идеяләрне тормышка ашыруда Ирек Сөләймановичка теләктәшлек күрсәтеп, һәрвакыт янәшәдән атлый.

Ә идеяләр бихисап күп була алар. Йөздән артык фәнни эш һәм уйлап табулар... СУ-2 микрорайонында мәчет төзетү, мөгаен, иң масштаблы эшләрнең берседер, “Экобур” җәмгыятен булдыру һәм эшләтү – иң файдалылардан. Ә менә ветераннарның иң яраткан кешеләре –  балалары, оныклары, оныкчыклары. Бу соклангыч гаиләдә уллары Рөстәм белән кызлары Рәисә яхшы тәрбия алалар, кадерле, хөрмәтле әби һәм бабай булып, балаларының гына түгел, инде оныклары һәм оныкчыкларының уңышларына шатланып, бүгенге көндә дә актив тормыш позициясе белән яшиләр, шәһәр һәм республика үсешенә зур өлеш кертүләрен дәвам итәләр.

Тимер юбилейлары уңаеннан Кәтивлар гаиләсе Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә чакыру алды. Аларга бу көндә зур игътибар, кадер һәм хөрмәт күрсәтелде. Юбилярлар адресына күп изге теләкләр һәм җылы сүзләр яңгырады. Сирәк парлар өлешенә генә тия торган әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан аларны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова, Бөгелмә шәһәре хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, шәһәр һәм район ветераннарының Иҗтимагый совет рәисе Гөлирә Вәлиева, Бөгелмә шәһәре десантчылар берлеге, шулай ук озак вакыт алар эшләгән “ТатНИПИнефть” институты җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты исеменнән Ирина Часовская котлады.

Изге традиция буенча Ирек Сөләйманович белән Хәмдүнә Хәйдәровна Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабында үз имзаларын калдырдылар.

Ил-көн алдында тирән абруйлы бу мөхтәрәм затларга – юбилярларга барлык якташларыбыз исеменнән ныклы сәламәтлек һәм иминлек, хәерле озын гомер телибез!

Ләйсән ЙОСЫПОВА

Фотолар – ГХАТ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса