Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Халык белән туры элемтәдә.

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров чираттагы тапкыр халык белән туры элемтәгә чыкты.

«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе белән туры элемтә вакытында аның төрле юнәлешләрдә эшләүче урынбасарлары һәм ярдәмчеләре дә халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул итте. Ике сәгать дәвамында телефон аша бер дистә сорау килеп иреште. Аларның берсе дару препаратлары белән ташламалы тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы иде. Шылтыратучыларның берничәсе инвалидлык рәсмиләштерү өчен җыярга кирәкле документлар турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Бөгелмәлеләрне үзәк район хастаханәсенең көндезге стационар бүлегендә дарулар белән тәэмин ителеш тә борчый булып чыкты. Участок табибының һәм шәфкать туташларының эшеннән канәгать булмыйча шылтыратучы да булды.  
    Рим Әмиров барлык сорауларга да тәфсилле җаваплар, төпле аңлатмалар бирде, аларның арытаба үтәлешен шәхсән үз контроленә алды һәм урынбасарларына, ярдәмчеләренә дә биремнәр йөкләде.    
 Бөгелмәлеләр белән бу рәвешле турыдан-туры элемтәләр ай саен уздырылачак. Киләсе сөйләшү кайчан булачагы турында күмәк мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр ителәчәк.

«Үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса