Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәлеләр кайгы уртаклашты

28 март көнне Кемероводагы фаҗига сәбәпле, Россиядә Матәм көне игълан ителде. Әлеге указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бөтен илдә дәүләт флаглары төшерелде, күңел ачу чаралары һәм тапшырулар кичектерелде. Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне Кемерово өлкәсендә, "Зимняя вишня" сәүдә комплексында чыккан янгында ничәмә кеше һәлак булды Кемерово гаиләләренә төшкән кайгы-хәсрәтне илебезнең...

28 март көнне Кемероводагы фаҗига сәбәпле, Россиядә Матәм көне игълан ителде. Әлеге указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бөтен илдә дәүләт флаглары төшерелде, күңел ачу чаралары һәм тапшырулар кичектерелде.

Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне Кемерово өлкәсендә, "Зимняя вишня" сәүдә комплексында чыккан янгында ничәмә кеше һәлак булды

Кемерово гаиләләренә төшкән кайгы-хәсрәтне илебезнең һәр почмагында уртаклаштылар. Бу вакыйгага беркем дә битараф кала алмады. Бөгелмә халкы да "Кемерово, без сезнең белән" дигән акцияләр оештырды. Я. Гашек урамында урнашкан балалар мәйданчыгы янындагы ташларга бөгелмәлеләр чәчәк бәйләмнәре салды, бала уенчыклары һәм шәмнәр куйды. Мәңгелек ут мемориалы каршында җыелып, һәлак булганнарны искә алдылар. 28 март - Матәм көнендә халык үзәк мәйданда урнашкан ташлык тирәли җыелды. Йөзләгән кеше кулында чәчәкләр, ак шарлар, ә күзләрендә яшь иде.

Күз яше акмаслык та түгел, фаҗига аркасында 64 кешенең гомере өзелде, шуларның 41е - балалар... Бирегә килүчеләрнең күбесе үзләре ата-аналар, "кайгы кергән гаиләләр белән без бергә" ди алар.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннары чәчәк бәйләмнәрен ташка салдылар, күккә ак шарлар очырдылар.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Оксана Гайсина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса