Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Кемдер – алда, ә кайберәүләр районны артка сөйри

Узган шимбәләрнең берсендә - 7 декабрь көнне булган видеокиңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп җитештерү-икътисади күрсәткечләр буенча районнарның рейтингларын төзү өчен муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшчәнлеген бәяләү критерийларын билгеләде.

Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында бу өлкәдә эш ничек тора соң? 14 декабрьдә узган эшлекле киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов саннарда һәм фактларда елны уңышлы тәмамлаучы хуҗалыкларны санап үтте, проблемаларны күрсәтте. Чыгыштан күренгәнчә, рейтингны ачыклау өчен предприятие үсешен билгеләүче 5 төп күрсәткеч алынган:
- 1 гектар чәчүлек җирләреннән алынган табыш;
- сатуның рентабельлелеге (процентларда);
- хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хаклары;
- акчалата табышка карата кредиторлык бурычы (процентларда);
- 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә сөт җитештерү күләме.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре биргән саннар буенча эшләнгән исемлектән (ул күрсәткечләр белән тулырак газетабызның киләсе саннарында таныша алырсыз) күренгәнчә, беренче өч урынны Д. Нуждин шәхси предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән "Рассвет" һәм "Акбаш-Агро" җәмгыятьләре алган. Исемлекнең ахырында исә - "Карабаш Агросервис" белән "Нур" хуҗалыклары.
Бөгелмә авыл хуҗалыкларының соңгы өч елдагы эшчәнлегенә игътибар итсәк, Нуждин предприятиесе 2 нче урыннан 1 нчегә күтәрелгән, "Рассвет" 6 нчыдан - 2 нчегә, "Акбаш- Агро" 5тән мактаулы 3 нче урынга "менгән". "Подгорный" (11 нче урыннан - 6 нчы урынга) белән "Зеленая Роща" (7дән - 5кә) хуҗалыкларында да алга китеш сизелә. Кызганыч, башка хуҗалыклар, киресенчә, үзләренең позицияләрен саклый алмаганнар.
Ә менә табыш алу мәсьәләсендә, 1 гектар чәчүлек җирләре белән чагыштырып караганда, 2010 елдан алып, 3 ел рәттән "Племптица", "Зеленая Роща", "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыклар - алдынгылар рәтендә. Өч хуҗалык - "Бөгелмә продкорпорациясе", "Нур" һәм "Карабаш Агросервис" җәмгыятьләре 2013 елны зыянга эшләп тәмамлыйлар - авыл хуҗалыгы продуктларын сатудан кергән табышлары чыгымнарны каплатырга да җитми булып чыга. Мәсәлән, районда иң эре хуҗалыклардан булган "Бөгелмә продкорпорациясе"ндә чы-гым белән алган табышлары арасындагы аерма 21 миллион сум тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакына килгәндә, ул 5 750 сум белән ("Карабаш Агросервис") 13 365 сум ("Муса Җәлил исемендәге") арасында тирбәлә. Күргәнегезчә, аерма шактый зур. Үсеш, 2010 ел белән чагыштырганда, 57 процент. Республика буенча бу сан 35 процент тәшкил итә.
Кредиторлык бурычлары. Бу өлкәдә районда уңай тенденция күзәтелә. 7 хуҗалыкта акча табышы бурычлар суммасыннан зуррак.Сөт җитештерү буенча районда иң югары күрсәткеч - Нуждин предприятиесендә (263 центнер). "Акбаш-Агро"да - 207 центнер, "Бөгелмә продкорпорациясе"ндә 196 центнер сөт савыла. Районда иң эреләрдән саналган 12 предприятиенең нибары 6сы гына сөтчелек белән шөгыльләнә. Бу өлкәнең авыл хуҗалыкларына акча табышы китерүдә беренчел чыганак икәнлеген онытырга ярамый. Авыллар сыерсыз яшәргә тиеш түгел.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе
мәгълүматлары буенча
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Марина Колесникова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса