Кем булырга?
Узган атнада Яшьләр сараенда укучылар һәм студентлар өчен "Карьера-2012" дип аталган чара үтте. Бу көнне мәктәп укучыларына шәһәребезнең һөнәри урта һәм югары уку йортлары тәкъдим ителде. Студентларны үзләренең эшчәнлеге белән таныштырыр өчен шәһәребезнең зур предприятиеләреннән дә вәкилләр килгән иде.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Алар барысы да ныклап әзерләнгән. Ирешкән дәрәҗәләре, эшчәнлекләренең төп нигезе, алардан үсеп чыккан шәһәребезнең танылган шәхесләре белән таныштырдылар, шунда ук практик гамәлләр дә башкарылды. Мәсәлән, Бөгелмә медицина училищесы кунакларга кан басымын үлчәргә тәкъдим итте, Бөгелмә аграр көллиятенең пешекче һөнәрен үзләштерүче укучылары үз осталыкларын яшелчә кисүдә күрсәтте. "Карьера-2012" чарасына, Бөгелмәдән кала, күрше төбәкләрдәге кайбер уку йортларыннан да килгәннәр иде.
Уку йортларын укучыларга тәкъдим итү, аларга күреп сайлау мөмкинлеге тудыру ел саен нәкъ менә май урталарында үткәрелә. Бу вакытта мәктәпләрдә укулар тәмамлана, чыгарылыш сыйныф укучылары үз юлларын эзли, һөнәри урта һәм югары белем алучылар да укуларын тәмамлап, эш эзли башлар чак җитә.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова барлык килгән укучыларны, студентларны Илдус Касыймов исеменнән сәламләде.
Бүгенге көндә шәһәребездә 8 урта һәм 3 югары белем бирү уку йорты бар. Аларда тәкъдим ителгән һөнәрләр күпләрнең күңеленә хуш килә. Шәһәребездә барлык юнәлешләрдә дә белем алу мөмкинлеге тудырылган дип әйтсәк тә, ялгышмабыз. Үзләренең предприятиеләрен, уку йортларын яхшы тәкъдим иткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә инде юл сайлый алмый икеләнүчеләр өчен тест үтү мөмкинлеге тудырылган иде. Аның нәтиҗәсендә кайсы юнәлешне сайларга кирәклекне ачыклап була. Һөнәр сайлау авырлык тудырганнарга исә психолог үз киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа