Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Күңелләрдә саклана

30 октябрь Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелде. Ил тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия чоры әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.


Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә, миллионлаган кешегә "кара тамга" тагыла, меңләгән гаепсез юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. "Халык дошманы" тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә.
Шул уңайдан 30 октябрь көнне илебезнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм мәрасим митинглары оештырылды. Бөгелмәдә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган мемориал янында искә алу кичәсе узды. Мәрасим митингында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Латыйпов та катнашты. Нахакка гаеп тагылган, корбан ителгән якташларыбызны искә алып, ул болай диде: "Һәрбер дәүләтнең тарихында авыр йөк булып яткан кара көннәр, даталар бар.
30 октябрь - шундый көннәр исәбеннән. Әлеге "кара көннәр" Бөгелмәне дә читләтеп узмаган. Бу дәһшәтле XX гасырның 30 нчы елларында, Сталин репрессияләре котырынган чорда, бездә 300дән артык гаиләгә килә ул афәт. Төрле сәяси гаепләр тагылып, 257 кеше атарга хөкем ителгән. Аларның гаиләләренә, балаларына "халык дошманы" дигән, заманы өчен үтә дә куркыныч ярлык тагылган. Бүген без аларны, аларның балаларын искә алабыз, нә-сел җепләрен өзмәгән оныкларына рәхмәт әйтәбез".
Шуннан соң сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәл кызыл канәфер чәчәкләренә күмелде.
Әйе, үткән гасырның 30 нчы елларында илдә яңа тәртипләр урнаштырыла. Беренче чиратта, милләтнең асыл егет-кызлары - зыялылары кулга алына. Гомерен җирдә эшләүгә багышлаган алдынгы, хезмәт сөйгән крестьян гаиләләренә "кулак" ярлыгы тагыла. Дәүләт шәхесне куркыту юлы белән үзенә берсүзсез буйсындырырга омтыла. Ни кызганыч, аяусыз көннәрнең кайтавазы бүген инде юк дияргә әле беркемнең дә теле әйләнмәс. Ничә еллар үтүгә дә карамастан, репрессия корбаннары балаларының, оныкларының әле һаман да ул куркудан тулысынча арына алганнары юк.
Әлбәттә, хаксызга рәнҗетелгәннәр бүгенге көндә акланды, реабилитацияләнде. Халкыбызга Атласилар, Туйкиннар, башкаларның гадел исемнәре әйләнеп кайтты. Аларның фидакарь хезмәтләре, калдырган якты эзләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса