Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Кечкенәдән үк табигать турында кайгыртып

Экология елы һәм җитди саклана торган табигый территорияләр елы кысаларында уздырылган бәйгедә җиңүчеләрне Үзәк балалар китапханәсендә билгеләделәр. Ел дәвамында Бөгелмәнең генә түгел күрше төбәк мәктәп укучылары "Табигать язмышында - безнең язмыш" дип аталган конкурска үз эсселарын юллаган. Әлеге конкурсны балалар китапханәсе "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белән бергәлектә оештырган. Балаларны...

Экология елы һәм җитди саклана торган табигый территорияләр елы кысаларында уздырылган бәйгедә җиңүчеләрне Үзәк балалар китапханәсендә билгеләделәр. Ел дәвамында Бөгелмәнең генә түгел күрше төбәк мәктәп укучылары "Табигать язмышында - безнең язмыш" дип аталган конкурска үз эсселарын юллаган. Әлеге конкурсны балалар китапханәсе "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белән бергәлектә оештырган.

Балаларны экология темасы борчыганлыгы кабул ителгән эшләрнең эчтәлегеннән күренә. 40тан артык иҗади эш берсеннән-берсе тирәнрәк эчтәлекле һәм алар төп проблеманы ачып бирә. Ләкин конкурс булгач, җиңүчеләрсез булмый. Кабул ителгән эшләр ике категориягә бүлеп каралган: 7-10 һәм 11-14 яшьлекләр.

Кечкенәләр төркемендә беренчелек Мансур Кочетовка бирелгән, икенче - Яромир Игошин, өченче урынны үзара Мәдинә Нәбиуллина һәм Елизавета Афанасьевалар бүлешкән.

Өлкән категориядә катнашучылар арасында Марат Садыйковның эше иң яхшысы дип табылган, икенче - Азалина Лукашина, өченче - Динар Сөбханов.

Бу төп җиңүчеләрдән кала, "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе жюри әгъзалары үзләренә ошаган тагын берничә эшне билгеләп узды. Алар Вероника Беркутова, Алия Богданова, Марат Садыйковларның эшләре.

Конкурста катнашканнарның берсе дә игътибарсыз калмады. Һәркайсы Дипломнар белән бергә, "Бөгелмә урманчылыгы" хезмәткәрләре кулыннан чыршы үсентеләре дә алды. Укучы балалар аларны үз мәктәпләре территориясенә утыртырга һәм карап үстерергә сүз бирде.

Бүген нәниләр төркемендә җиңүчеләрнең эшләре белән сезне дә таныштырып узабыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса