Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Казанда авиаузышлар буенча дөнья чемпионатының Россия этабы үтә

Очкычларның күз иярмәс тизлектә бер-берсе белән узышуын, ә техниканы шундый якын арадан кайчан күрер идегез әле? Казан үзендә авиаузышлар буенча дөнья чемпионатының Россия этабын кабул итә. Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр Рейс) - ул Формула-1 ярышлары кебек, бары тик анда самолетлар катнаша һәм тизлекләре дә күпкә зуррак. Тәүге...

Очкычларның күз иярмәс тизлектә бер-берсе белән узышуын, ә техниканы шундый якын арадан кайчан күрер идегез әле? Казан үзендә авиаузышлар буенча дөнья чемпионатының Россия этабын кабул итә. Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр Рейс) - ул Формула-1 ярышлары кебек, бары тик анда самолетлар катнаша һәм тизлекләре дә күпкә зуррак. Тәүге узышлар AirPower (ЭйрПауэр) авиатамашасы кысаларында 2003 елда Австриянең Цельтвег шәһәрендә уздырылды. Ярышларны төрле илләрдә - Венгрия, Англия һәм АКШта ике ел үткәргәннән соң, чемпионат «Red Bull Air Race World Series» (Ред Булл Эйр Рейс Ворлд Серис) дөнья сериясе статусын алды. Мондый форматтагы тәүге чемпионат 2005 елда старт алды һәм дөньяның җиде шәһәрендә узды. Ярышларда җиңел маневрлы очкычлар кулланыла.
Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр Рейс) узышлары берничә «һава капкасы»н хәтерләткән трассада үткәрелә. Аларның биеклеге - 25 метр. Капкалар берничә типка бүленә. Зәңгәр төстәгесен - горизонталь, кызыл капкаларны - вертикаль халәттә, бер-бер артлы урнашкан өч кызыл пилонны исә «елан кебек шуышып» үтәргә кирәк. Барлык пилотлар да трассаны чиратлашып уза. Трассаны иң аз вакыт эчендә буйсындырган һәм хаталарны да азрак җибәргән пилот җиңүче дип табыла. Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр Рейс) узышлары барлыкка килгәч, яңа спорт дисциплинасы (авиа-слалом) пәйда булды. Аның максаты - каршылыклар куелган һава трассасын иң аз вакыт эчендә узу.
Авиашоуда спорт очкычларының тизлеге сәгатенә 400 чакрымнан да артып китә. Пилотлар 20 метрлы пилоннар («һава кап-калары») арасында билгеләнгән трассаны билгеле бер вакыт эчендә уза. Самолетлар җиргә бик якын очып үткәнлектән, алардан гаять зур осталык таләп ителә. Чемпионатны үткәрү өчен очкычлар һәм җиһазларны Казанга узган атнада алып килделәр.
Авиаузышларны беренчеләрдән булып кабул итү бәхете нәкъ менә Казанга елмайды. Ярышлар 21-23 июль көннәрендә үтә. Быел чемпионат Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Япония һәм Венгриядә узды инде. Россия - Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр Рейс) календарендә бишенче ил.
- Сезонны көткәндә соңгы тапкыр шулай нык дулкынланганымны хәтерләмим дә. Россия этабын аеруча зур кызыксыну белән көтәбез, биредә яңа тамашачылар безнең ярышларны карап хозурлана алачак, - диде журналистларга чемпионатның генераль директоры Эрик Вольф.
Дөнья күләмендәге чараны үткәрүдә авиаузышларның партнеры - «Татспиртпром» АҖ зур ярдәм күрсәтте. Аның генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов авиаузышларны Казанда оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Чемпионатның Россия этабын нәкъ менә Казанда үткәрү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның декабрендә Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр Рейс) компаниясе вәкилләре белән очрашты. Алар, үз чиратында, республика башлыгы белән фикер алышканнан соң, уңай карар кабул итте.
2017 елның 2 мартында Казанда авиаузышлар буенча дөнья чемпионатлары этапларын үткәрү хокукына ия булу өчен халыкара килешү имзаланды.
- Ни өчен нәкъ менә Казан? Иң элек без фикер алышырга - биредә шундый чара үткәрү мөмкинлеген карарга килдек. Шәһәр безгә бик тә ошады. Өстәвенә, Казанның халыкара спорт чаралары уздыруда зур тәҗрибә туплавы да билгеле. Red Bull AirRace (Ред Булл Эйр Рейс) чемпионаты да шундый чараларның берсе булыр дип ышанам, - диде Эрик Вольф.
Казанда дөнья чемпионаты этабын үткәрүдә барлык чыгымнарны Red Bull (Ред Булл) компаниясе һәм иганәчеләр үз өстенә алды.
- Проектка республика һәм шәһәр бюджетыннан бер тиен дә акча тотылмады. Red Bull (Ред Булл) һәм «Татспиртпром» компанияләре арасында партнерлык килешүе төзелгән, тик мин аның нечкәлекләре хакында сөйли алмыйм. Әлеге чараны оештыруда Red Bull (Ред Булл) зур чыгымнар сарыф итә, әмма бу алар өчен бизнес - соңыннан компания хокук, реклама һәм телевизион сигналны сата. Әйткәнемчә, без узышларга бер тиен дә сарыф итмәдек. Өстәвенә, кайбер преференцияләргә дә ия булабыз: моңа зур халыкара вакыйга да, яңа туристлар килүе дә керә, без моның да нәтиҗәсен тоячакбыз, - ди Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
Узышлар шунысы белән дә үзенчәлекле: аның өчен очышлар регламентына үзгәрешләр кертергә туры килгән.
- Пилоннарның озынлыгы 50 метр тәшкил итә, ярышлар 50-25 метр биеклегендәге диапазонда уза. Шунлыктан самолетлар тамашачыларның баш очыннан диярлек очып узачак. Ул шуның белән кызыклы да. Шуңа бәйле рәвештә, очышлар регламентын үзгәртергә туры килде, чөнки әлеге узышларга кадәр бездә 50 метрдан да түбәнрәк очарга рөхсәт ителми иде, - ди министр.
Татарстан башкаласында авиаузышлар 2018 елда да, хәтта 2019 елда да үткәрелер дип көтелә. Быел исә Кремль янындагы Казансу акваториясе ярышларны уздыруның төп мәйданчыгы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса