Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Казан - спорт башкаласы

11 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта спорт журналистлары белән очрашты. 2013 елда республикабыз Казанда узган җәйге Бөтендөнья студент яшьләре Универсиадасы белән тарихка кереп калды дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге спорт уеннары Казанны, гомумән, Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытты. Шуңа күрә бүген...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Фәрит Мөхәммәтшин - Татарстан парламенты җитәкчесе. Иҗтимагый эшчәнлегендә исә ул республикабызның волейбол федерациясен җитәкли, аның президенты булып тора. Белгәнебезчә, соңгы елларда "Зенит - Казан" ир-егетләр һәм "Динамо - Казан" хатын-кызлар командалары даими рәвештә ил чемпионнары булалар. Әлбәттә, мондый уңышка тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин икәнлеге бәхәссез. Аннан соң күтәрелгән биеклекне саклап та кала алырга кирәк бит әле. Менә шуларны истә тотып оештырылган иде очрашу. "Үзегез дә күреп торасыз, Татарстанда физкультура һәм спорт төрләрен үстерү юнәлешендә актив эш алып барыла. Нигездә, спортның команда төрләрен: хоккей, футбол, волейбол, баскетбол һәм башкаларын популярлаштыру максатын куеп эш итәбез. Шунысы куанычлы, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан-арта бара. Бу бит сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар күбәя, димәк, җәмгыятебез дә сәламәтләнә дигән сүз. Моның уңай нәтиҗәләреннән тагын республика халкының гомер озынлыгы да арта баруын китерергә мөмкин. Шуңа күрә үзегезнең шәһәр һәм районнарда спорт тормышын киңрәк яктыртуны сорар идем", - дип мөрәҗәгать итте журналистларга Ф. Мөхәммәтшин.

Аннан соң очрашу Казанның волейбол спорт комплексында дәвам итте. Бу көнне "Зенит - Казан" командасының көндәше "Ярославич" иде, ә кызлар исә "Уралочка" белән көч сынаштылар. Республиканың ике командасы да, волейбол сөючеләрне шатландырып, җиңүгә иреште. Аларга ил чемпионаты һәм дөньякүләм ярышларда уңышлар гына насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса