Кайгы митингы үтте
Кичә, Яшьләр сарае каршындагы мәйданда кешелек тарихында иң зур террор акты - 2001 елның 11 сентябрендә Америка Кушма Штатларында һәлак булганнарны искә алуга багышланган кайгы митингы үтте. Бу фаҗига 3 меңнән артык кешенең гомерен өзде. Аларның кайберләренең исемнәре бүген дә ачыкланмаган.
Чарада катнашучы яшь бөгелмәләр, студентлар, яшьләр җәмгыяте активистлары һәлак булган корбаннар истәлегенә шәмнәр кабыздылар, алар рухын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Чарада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары К.Круглов чыгыш ясады. "Һәр нәрсәгә толлерантлык, сизгерлек күрсәтеп, бергә берләшсәк, терроризмга һәм экстремизмга каршы тора алачакбыз. Бар җирдә дә гражданлык активлыгы күрсәтсәк, фаҗигале вакыйгаларны да күңелсез вакыйгаларны булдырмый калырбыз", - дип үз фикерләрен җиткерде.
Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да яшь буынга мөрәҗәгать итте: "Нинди генә диндә булсак та, без үз мәдәниятебезне белергә, дингә ышанырга тиешбез, шул вакытта гына явыз ниятләр кылмаячакбыз һәм аларга каршы тора алачакбыз. Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да яманнан сакласын".
Митинг һәлак булганнар истәлегенә кәнәфер чәчәкләре салу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа