Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Каршыларга язсын әле йөз дә бер яшегезне

Безнең Бөгелмә ветераннар советы президиумы әгъзалары бер дә тик тормыйлар - менә бүген дә, ягъни 15 гыйнвар көнне алар өч хезмәт һәм сугыш ветеранын юбилейлары белән котларга өйләренә бардылар. Минем үземә бу көнне Гайшә Хәсәнова һәм Венера Хәкимова белән бергә туксан яшьлек Гандәлифә әби Хәбибуллина янында булып, аны юбилее уңаеннан...

Гандәлифә Хәйрулла кызы 1925 елның 15 гыйнварында Мөслим районының Яңа Карамалы авылында туган. Шул чор үсмерләре кебек аңа да бик иртә тормышның бар ачысын татырга туры килгән. Себердә торф та чыгарган ул. Аннары Үзбәкстан якларына барып чыккан. Шунда бер хастаханәдә
40 ел пешекче булып эшләгән. "Кайда гына эшләсәм дә, кызым, авырлыклардан курыкмадым, арыдым димәдем. 12 яшемнән үгез җигеп, сабан сөрдем. Һәр эштә беренче булырга тырыштым. Аллаһы Тәгалә беркайчан да үзенең шәфкатеннән, ярдәменнән ташламады. Шуңа шөкер итеп яшим, - ди бүген дә көр күңелле, орчык кебек җитез хәрәкәтле әбиебез. - Хөкүмәтебезгә дә зур рәхмәт, пенсияне вакытында бернинди тоткарлыксыз китереп торалар, пенсия өләшүче кызларга рәхмәтләрем чиксез".
Бүгенге көндә ул кызы Венера гаиләсе тәрбиясендә яши. Венера ханым, абыйсының вафатыннан соң, әнисен үз янына алган. Ул миңа зур иптәш һәм таяныч дип, куанып туя алмый Венера. "Әле бүген дә тәмле-тәмле ризыклар пешерергә атлыгып тора, моннан бер ел элек безне хәтта кухняга да кертми иде, үзем-үзем дип, - ди ул. - Язын-көзен витаминнар кадыйм, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый".
Әби өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 9 оныгы, 4 оныкчыгы бар икән. Әле менә күптән түгел генә Венераның кызы Альбина (ул гаиләсе белән Казанда яши икән) ике игезәк бәби алып кайтып, әбисенең юбилеена зур бүләк ясаган.
Безне баскыч төбенә кадәр озата чыккан әбиебез барыбызга хәерле гомерләр, уңышлар теләп калды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Рәсемдә: туксан яшьлек Гандәлифә әби Хәбибуллина кызы Венера һәм оныгы Рамис белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса