Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Карабашта үсә гүзәлләр

12 апрель көнне Карабаш бистәсе мәдәният йортында "Карабашның нәни мисс ледие" дип исемләнгән бәйге булып үтте. Ул Карабаш муниципаль берәмлеге, "Мәрхәмәт" фонды һәм шәхси эшмәкәрләр М. Мирзахмәтова, Т. Закирова ярдәме белән уздырылды. Чараны оештыруда мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә өлеше зур булды.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотосы.

"Үзеңне танып белү, ачу - тормышның максаты. Без бу дөньяда үзебезнең сәләтебезне үстерү, кемлегебезне күрсәтү өчен яшибез", - дип язган бөек акыл иясе Оскар Уайльд. Матур җомга кичендә нәни карабашлар Риана Закирова, Елизавета Михайлова, Венера Гафурова, Ләйсән Галиева, Камилә Камилева, Карина Гарифуллина, Милана Хәсәншина, Алинә Сага, Гүзәл Муллахмәтова һәм Эсмира Газизуллина сәнгатьле итеп шигырь сөйләүдә, җырда, биюдә, төрле музыка коралларында уйнауда ярышып, талантларын күрсәттеләр. Чараны мәдәният йорты директоры Гүзәл Фазуллина алып барды.
Бәйгенең беренче бүлегендә конкурсантлар тамашачыны үзләре белән таныштырдылар. Икенче тур - "Эстрада йолдызы", өченчесе - "Әбием сандыгыннан", дүртенче тур исә "Минем туган телем" дип аталган иде. Ә соңгы бишенче турда нәни гүзәлләр милли күлмәкләрдән сәхнә әйләнә бөтерелделәр.

Балаларыбызны мәдәни һәм эстетик тәрбияләүдә, аларның сәләтләрен ачуда, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда, уйлар һәм тойгыларны иркен рәвештә башкаларга да җиткерә һәм кеше белән әңгәмә кора белергә ярдәм итә торган кичә узды ул көнне.
Бәйге тәмамланганнан соң Л. Томарова, А. Савина, Р. Бәдриева, Н. Барышева һәм В. Бегова составындагы мәртәбәле жюри шактый озак киңәшкәч, төрле номинация-ләрдә җиңүчеләрне игълан итте.

Гомумән, җиңелүчеләр булмады ул көнне. Катнашканнарның барысына да бүләкләр мулдан иде. Ә төп номинациядә җиңүче дип Риана Закирова танылды.
Рәсемдә: менә алар - нәни йолдызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса