Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Карабаш бистәсенә Бурятиядән кунаклар килде

Күптән түгел Районыбызның Карабаш бистәсендә Бурятиядән кунаклар булып китте. Алар җөмһүриятебез белән танышу һәм Каравыл тавында парапланерда очу күнекмәләре алу өчен махсус килгәннәр иде. Егетләр бездә очарга өйрәнү мөмкинлекләре барлыгы турында мәгълүматны Интернет челтәре аша белгәннәр. Биредә берничә көн яшәп, тиешле әзерлек һәм күнегүләр узганнан соң, парапланерда очу хокукы бирә...

Күптән түгел Районыбызның Карабаш бистәсендә Бурятиядән кунаклар булып китте. Алар җөмһүриятебез белән танышу һәм Каравыл тавында парапланерда очу күнекмәләре алу өчен махсус килгәннәр иде.

Егетләр бездә очарга өйрәнү мөмкинлекләре барлыгы турында мәгълүматны Интернет челтәре аша белгәннәр. Биредә берничә көн яшәп, тиешле әзерлек һәм күнегүләр узганнан соң, парапланерда очу хокукы бирә торган таныклык алдылар. Исәпләре - туган җирләренә кайтып, яшьләрне дә очарга өйрәтү.

Кунаклар Һади Атласи исемендәге музей-китапханәдә булдылар, истәлеккә бүләк тә тапшырдылар.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса