Иң өскә, ике биткә: Беркем дә онытылмасын  бернәрсә дә онытылмасын.
Тема дня

Иң өскә, ике биткә: Беркем дә онытылмасын бернәрсә дә онытылмасын.

Каһәр төшкән Суслонгер: шомлы иде кара урманнары

...Күпме көттек... Үлеп калганнарны. Фронтны да хәтта күрмичә...

...Кыш та узып бара. Февраль аеның соңгы көннәре. Мин үзебезнең Кодаштан Кызыл Чишмәгә менгәндә, ару гына кояшлы көн иде. Анда күрәсе кешеләремне күреп, аралашып, сөйләшеп, кайтырга чыкканда күк йөзен кинәт кенә үтә ямьсез болытлар каплап алды. Шыксыз җил бөтен җиргә үтеп кереп, канны өшетә.

Авылны узып, олы юлга чыкканда буран күтәрелеп, вакыт-вакыт берни күреп булмас хәлгә әйләнде. Ярый әле бәхеткә, зур йөк машинасы очрап туктады, аны йөртүче яшь кенә егет: “Мондый көнне кем йөри инде юлда?” – дип орыша-орыша, мине утыртты. Машина кабинасында җылы. Тик әледән-әле ыжгыра-ыжгыра искән көчле җил, шушы зур йөк машинасын да юл кырыена этеп чыгарып, әйләндерергә теләгәндәй, улый-улый машинага сарыла, аның белән, әйтерсең лә, көрәшә иде. Тышта җил, буран... минем башта әллә ниләр кайный. Әле яңа гына авылда ишеткән Суслонгер фаҗигасе күңелемә һич тынгылык бирми.

Ниһаять, мин үземнең җылы, якты өемдә. Кайтуга, тизрәк кулыма каләм алдым. Сугыш елларында ул Суслонгерда күпме якташларыбызның газап чигүе, аның 200 кешелек землянкалары, ике шырпы кабы зурлыгындагы  үзле кара икмәк кисәге, көн дә бер төрле ризык – ямь-яшел төстәге кәбестә шулпасы турында уйлыйм. Шул чордагы хәлләр җанга тынгылык бирми бүген.

 ...Инде 60 яшен тутырган Рәкыйп абый Аллаһияров белән аның карчыгы Фәхрибанат түти тәмам тынычлыкларын югалталар. Каһәр суккан сугышның беренче көннәрендә үк ут эченә барып кергән ике уллары гына җитмәгән, менә иртәгә – 1943 елның 8 гыйнварында – әле 18е дә тулмаган Әбелкәрамнәрен дә алып китәчәкләр сугышка. Юл биштәре әзерләп йөргән ана, күзләреннән аккан яшьләрен дә яшермичә, өзелеп-өзелеп баласына бага. Сизә, ахрысы, ана күңеле очрашулар, күрешүләр кабат насыйп булмасын.

Аякта – итек, өстә – сырма. Егетләрне Бөгелмә вокзалында товар вагоннарына төяп, Ульяновск ягына озаталар. Бераз баргач, аларның азык-төлек салган биштәрләрен җыеп алалар һәм бүтән аларны инде кайтарып бирмиләр. Суслонгерга китереп биклиләр безнең якташларны. Әйе, әйе, биклиләр, чөнки бу Мари урманнары эчендә урнашкан лагерь берничә кат чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган була.

1943 елның кыш уртасы. Зәмһәрир салкын көннәр. Яңа гына лагерьга килеп кергәннәрне чишендереп, бер кат күлмәк-ыштаннан гына калдырып (урамда була бу хәл), бетләрен тикшерәләр. Аннары зәңгәрләнеп каткан ир-атларны бәкегә юынырга җибәрәләр. Бары тик шуннан соң гына өсләренә сугышта үлгән солдатлар өстеннән салдырып алынган, пулялар тишкәләп бетергән бушлатлар бирәләр. Аякларда – кирза итек. Аларның да күбесенең “авыз”лары ачык. Ул тишек-тошыкларны тимер чыбыклар белән бәйләп куярга туры килә.

Безнең якташыбыз Әбелкәрам өчен менә шулай башлана Суслонгер җәһәннәме. Көне буе, җилкәгә салып, урман ташулар (ботаклары да алынмаган юан озын агачларны). Бер үк агачны берничә чакрымга әле бер якка, әле икенче якка күтәреп йөртүләр... Йөртә торгач, бүрәнә кәүсәсе шомарып бетә торган булган. Ашау ягы үтә дә начар булган. Якын-тирә авыллардан азык-төлек белән килүчеләрне 1943 елда бу тирәгә бөтенләй кертмәгәннәр. Халык төенчекләрен лагерь тирәли әйләндереп алынган чәнечкеле тимер чыбык аша ыргыта торган булган. Сакчы солдатлардан алдарак эләктереп алу өчен эчтәге “тоткыннардан” зур осталык, җитезлек таләп ителгән. Булачак сугышчыларны махсус хәлсезләндерү өчен эшләнгәндер инде әлеге корткычлык.

Шушы җәһәннәмнән берничә хат юллый алган Әбелкәрам әти-әнисенә. Авырудан, ачлыктан күп солдатлар үлгән. Андагы мәетләр дә бер генә урында җирләнмәгәннәр, ә урманның төрле урыннарына күмелгән, диләр. Корбаннарның хәтта төгәл саны да билгеле түгел. Уннарча меңме? Әллә күбрәк яки азракмы? Әйе, сораулар күп, ләкин аларга җавап кына юк.

Шушы Суслонгер лагерьларында “хәбәрсез югалган” да инде безнең якташыбыз Әбелкәрам Аллаһияров. Мари урманнарының сазлы туфрагы актык юрганы булгандыр аңа. Якты дөньяларда яшәүләрнең, бернигә карамастан, ничек рәхәт икәнлеген юньләп татып та карамаган, сөеп-сөелеп тә өлгермәгән килеш киселә яшь егетнең гомере. Ә газиз әнкәсе Фәхрибанат түти аны, менә кайтыр, бәлки, кайтыр дип, үз күзләре мәңгегә йомылганчы көтә.

... Суслонгер темасы 1990 елга кадәр ябык булды. Бүгенге көнгә кадәр әлеге лагерьның бернинди дә документлары юк, дип укыганым да бар иде. Кем белә, бәлки җиде кат йозак астындадыр.

Каһәр төшкән Суслонгердагы хәлләр турындагы хәбәр 1943 елда ил башлыкларына барып ирешә. Шул елның ноябрендә Мәскәүдән Ворошилов җитәкчелегендә лагкрьга зур тикшерү килеп төшә. Мондагы ерткычлыклар фаш ителә. Дөрес, баштагы мәлләрдә лагерьдагы тормыш әле элекке хәлендә калган. Бары тик ашау-эчүдә генә бераз уңай якка үзгәреш сизелгән. Ә бит Ворошилов комиссиясе килгәндә, солдатларга дигән өр-яңа кием-салым белән склад киштәләре сыгылып торган булган. Ә җилкәсендә бүрәнә ташучы солдат сәләмәдән йөргән.

Офицерлар аерым ашханәләрдә тукланганнар. Алардан калган ризыклар ташланган урынга агу сипкәннәр. Кем белә, бәлки, шулай дип куркытканнардыр гына. Хәзер моны тикшереп булмый. Солдатка дип килгән кием-салымны җитәкчелек читкә саткан һәм башкалар, һәм башкалар...

Бу лагерь сазлыклы урман эчендә 1941 елның июль аенда оештырылган. Лагерьны булдыруның максаты – пулемет взводы командирлары әзерләү, бик кирәк вакытта утка кертү өчен запас полк тоту, рус телен белмәгән сугышчыларга телне өйрәтү. Суслонгер лагере рус телен белмәгән милләтләр өчен дип исәпләнсә дә, андагы солдатларның күбесе татарлар булган. Ә лагерьны “тотып торучы” Совет Армиясе офицерлары кемнәр булган дисезме? Гафу итегез, нигездә, шул ук “үземезнең” татарлар... Командирлар бик кырыс, рәхимсез, кешелексез булганнар, вәхшиләрчә гамәл кылганнар. Сакчылар да – шундый ук. Суслонгерда сугыш булмаган. Әмма биредә сугышка, фронтка барырга тиешле солдатлар белән фашист концлагерьларындагыча кыланганнар. Лагерьда берьюлы 2 меңнән артык кеше җәфа чиккән. Фронтка китәргә хәбәр килсә, бик сөенгәннәр солдатлар. Үзләренең товар вагоннарына менәргә дә хәлләре булмаган, югыйсә. Фронтка барып җиткәч, 40-44 килолы әлеге солдатлардан болай дип сорау гадәткә кергән булган: “Вы из какой сушилки?” Ә “киптергеч”ләр бездә икәү генә: берсе – Суслонгер, икенчесе – Уралда репрессияләнгәннәр лагере. Лагерьдан качарга омтылучылар да, качучылар да булган...

Сугыш сукмаклары Суслонгерда җәфа чигеп башланган, соңыннан төрле фронтларда илебез азатлыгы өчен үзләрен аямыйча көрәшкән фронтовикларыбыз да аз булмаган, билгеле. Ә аларга Суслонгер турында ләм-мим сүз әйтергә ярамаган. Дистә еллар үз тәннәрендә снаряд кыйпылчыклары яки пуля йөрткән ветераннарыбыз, ишеткәннәрдән алда без тасвирлап үткән ул фаҗигаләрне сөйләмичә, ничек түзделәр икән дә, шартламыйча ничекләр чыдаган аларның йөрәкләре?!

Шомлы иде кара урманнары,

Сазлыклары, баткак юллары...

Шул җирләрдә күпме җәфа чикте

Халкыбызның асыл уллары.

 

Серле урман бик күп гомерләрне

Йотып калган шушы сазлыкта.

Кемнәр генә күмелмәгән анда,

Баш очында юк бер казык та.

 

Җилкәләрдә агач ташыганда,

Ниләр генә искә төшмәгән?

Туган яктан искән җилләр генә

Йөрәкләргә өмет өстәгән.

 

Яуга киткән чакта ир-егетләр

Күз яшьләре тамды юлларга.

“Исән йөреп, тизрәк кайтыгыз!” - дип,

Теләк әйтеп калдык аларга.

 

Хәрби әзерлекне үтәр өчен

Суслонгерга килеп эләгеп,

Бер дә юкка күпме кешеләрнең

Гомерләре белән түләдек.

 

Хат: “Хәбәрсез югалды!” – дип килде.

Гомер буе берни белмичә,

Күпме көттек... Үлеп калганнарны,

Фронтны да хәтта күрмичә.

 

Хәтер белән үткәннәргә кайтып,

Үлгәннәрне искә алганда,

Исәннәрнең кадерен белик бүген,

Алар бүген бик аз калганда!

Мәхтүм МОСТАФИН.

 ...Менә Бөек Җиңүнең 75нче язы бара. Бу араларда телевизорның бик күп каналларыннан сугыш турында кинолар күрсәтелә. Аларны караган саен уйга калам. Йә, Алла, тарихта күпме ак таплар бар әле – күпме ачы язмышлар тыңланмаган, күпме гыйбрәтләр язылмаган бит әле. Ә күпмесе бөтенләй дә билгесез булып кала... Менә, мәсәлән, Суслонгер фаҗигасе генә дә ни тора. Хәер, мондыйлары инде аның тарихтагы “ак тап” түгел, ә “кара тап”...

Вакыт уза, сугыш еллары ерагая барган саен ул язмышлар үз кыйммәтләрен югалтмас микән? Бездән соңгы буыннар эзләнерләр, табарлар, ачыклый алырлар микән ул язмышларны, дип уйланып йөргән көннәремнең берсендә Әлмәт каласында яшәүче танышым Марсель Мортазиннан бик күп фотолар килеп төште. Язмам герое Әбелкәрам Аллаһияров аның бабасының энесе булган. Бу фотолар минем алдагы борчулы уйларыма беркадәр җавап биргән кебек булды. Болай булгач, өмет бар әле, бар бездән соңгы буыннарга.

2019 елның 28 июлендә Марсель Минзаһит улы гаиләсе белән Әбелкәрам туганы җәфа чигеп вафат булган Суслонгер лагерена сәфәр кыла. Шул сәфәрдә башкалардан ишеткәннәрне тетрәнеп сөйләде ул.

...Суслонгер лагере “Казан – Йошкар Ола” юлы өстендәге Суслонгер тимер юл станциясеннән өч чакрым читтә, сазлыклы урман эчендә урнашкан. 1941 елның июль аенда анда 47нче һәм 48нче запас укчы дивизияләр оештырылган. Оештыру максаты начар булмаган, билгеле, тик коточкыч корткычлык эшләнгән шул анда. Бу хәрби өйрәтү үзәгендә ачлыктан-ялангачлыктан, зәмһәрир салкыннардан, төрле авырулардан күпме милләттәшләребез, күпме якташларыбыз газап чиккән һәм вафат булган. Аларның бит хәтта каберләре дә билгесез...

Еллар уза барган саен кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышның без әлегә белмәгән яңа серләре, афәт, фаҗигаләре һаман ачыла бара...

Язмам тәмам. Соңгы нокта куелды. Шушы язмам кузгаткан күңел төпкелендәге күпме хисләрне, сорауларны, кичерешләрне акыл бер җепкә тезәргә азаплана. Сораулар күп, ә җаваплар...    

Равилә Арсланова Кодаш авылы