Калфаклы язмыш
Сагыналар сине асыл кошлар, Сагыналар сине якын дуслар. Күңелем эзли сине кич-иртән, Мин сине һаман сагынып көтәм... Әлфия МОСТАФИНА. Автор фотосы. 24 сентябрь көнне шәһәребезнең 2 нче лицеенда "2012 ел - Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы" кысаларында зур чара - халкыбызның моң чишмәсе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы-ның халык артисткасы,...
Аның әдәби-музыкаль өлешендә 2 нче лицей директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Зәйнуллина һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Габдрахманова көче белән бай эчтәлекле презентация әзерләнгән иде. Г.Габдрахманова бик тә тәфсилле итеп, ак калфаклы ха-
нымга атап язылган шигырьләрдән өзекләр китерә-китерә, милләтебезнең йөзек кашы, татарның беренче хатын-кыз композиторының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.
Кичәнең икенче өлешендә район-шәһәр мәктәпләрендә сайлап алу турыннан узган укучылар өч номинациядә (шигырь, җыр һәм рәсем) көч сынаштылар. Соңыннан жюри һәр номинациядә җиңеп чыккан укучыларны атады (рәсемдә). Шигырь сөйләүчеләр арасында Татар Димскәеннән Гөлназ Ишмиевага тиңнәр булмады. Икенче урында - 4 нче мәктәптән Юлия Сыркина (11 нче сыйныф укучысы) белән Алинә Усманова (9 нчы сыйныф), өченче урында исә өч укучы - 5 нче мәктәптән Гөлназ Шәрифуллина (7 нче сыйныф), 3 нче мәктәп укучылары Лилия Сабитова (6 нчы сыйныф), Алинә Асылгәрәева (7 нче сыйныф). Җыр номинациясендә чыгыш ясап, 3 нче мәктәп укучысы Резидә Габдрахманова үзенең чын талант, оста башкаручы икәнлеген тагын бер раслады.
Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Мәхмүтова кичәне оештыруда уңышлы эшләгәннәре өчен укытучыларга рәхмәт белдерде. "Бүгенге бәйгенең максаты - атаклы татар кызы Сара апа Садыйкованың иҗаты аша балаларда милли үзаң, туган илгә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, - диде ул. - Без үз максатыбызга ирештек дип әйтергә була. Балалар тырышканнар, укытучылар моның өчен күп көч куйганнар. Киләчәктә дә менә шушындый атаклы шәхесләребез, зыялыларыбызга багышлап, тәрбия ча-ралары уздырырга кирәк".Әйе, бик дөрес сүзләр. Балалар кечкенәдән, парта артында утырганда ук милли музыка, милли шигъриятне өйрәнеп, аны тыңлап үсәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа