Кадрлар буенча үзгәрешләр
Бүген Бөгелмә хакимиятендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды. Ул кадрлар үзгәрешеннән башланды. Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча яңа урынбасары вазыйфасына Бөгелмә районында туып үскән Наилә Кәримова билгеләнде. Наилә Чулпан кызы үзенең карьерасын 1998 елда Казан педагогия университетында башлаган. Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының спорт һәм туризм, яшьләр...
Бүген Бөгелмә хакимиятендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды. Ул кадрлар үзгәрешеннән башланды.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча яңа урынбасары вазыйфасына Бөгелмә районында туып үскән Наилә Кәримова билгеләнде. Наилә Чулпан кызы үзенең карьерасын 1998 елда Казан педагогия университетында башлаган.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының спорт һәм туризм, яшьләр эшләре бүлеге буенча җитәкче итеп Илдар Таһиятуллин куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа