Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә вакыйга - кардиология бүлегендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен заманча җиһазланган палата сафка басты. Ул муниципаль хакимият гозере белән, "Безнең кадерле ветеран" шәфкать программасы нигезендә төзекләндерелде. Аңа җөмһүриятебезнең
"Ак барс-мед" иминият компаниясе иганә итте.
Раилә ХАФИЗОВА.
Руслан ЙОСЫПОВ фотосы.
Ачылу тантанасына шәһәребез предприятиеләре җитәкчеләре чакырылып, башкарылган эш үрнәк-өлге рәвешендә тәкъдим ителде. "Ак БАРС-Мед" компа-
ниясенең генераль директоры Линар Гарифуллин Бөгелмә сәламәтлек саклау идарәсе оештырган хәйрия проектында шәхсән катнашуны олы мәртәбә санавын әйтте.
Кар сыман ап-ак ишекне ачып, палата түренә үтәбез. Ул ике кешегә исәпләнгән, ачык төсләр белән агартылган, пластик тәрәзәсеннән якты коела, кондиционер җиләс һава тарата. Игътибарны түшәмнән алып идәнгәчә нур сирпегән көзгеле кием шкафы җәлеп итә. Авыр чирлеләр өчен махсус күтә-решле ясалган яңа караватларны, теләгәндә, акбүз чыбылдыкны тартып, каплап куеп була. Һәр урын янында - розеткалар, табиб чакырту төймәләре, шунда ук кислород аппараты. Чәй өстәле янында - диван, өстенә олы экранлы телевизор урнаштырылган, якын гына - суыткыч, микродулкынлы мич. Юыну бүлмәсе, дөресен генә әйткәндә, интерьер-дизайн журналларыннан күчереп алынган сыман.
Шушы хозурлык эчендә утыручы хөрмәтле ветераннар ике гап-гади татар әбисе булып чыкты. Алар хастаханәгә берничә көн элек "Ашыгыч ярдәм" чакыртып килгәннәр, йөрәк һәм буыннар сызлаудан дәва алалар.
Галия Мохтар кызы Кәлимуллина 1929 елда туган, сугыш хәбәрен ишеткәндә 12 яшьлек үсмер булып, яшьлек еллары моң-сагыш белән өретелгән, озак еллар буена шәһәребезнең 66 нчы тимер юл интернат-мәктәбендә пешекче булып эшләгән. Һәркайсына югары белем биреп, мактаулы исемнәргә лаек булган 4 күренекле бала үстергән. Тумышы белән Северный районы Ибрай авылыннан.
Рауза Миңнегәрәй кызы Ибраһимова 1931 елда туып, Сарман районы Кызыл Яшьләр авылында үскән, илебезне хәрабәләрдән торгызуга хәләл көчен биргән: төзелештә авыр хезмәттә эшләгән, мактаулы эш стажының озын еллары 30 нчы төзү-монтаж идарәсендә үткән.
Икесе тиң Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнгән тыл ветераннары. Беравыздан муниципаль хакимияткә, иганәче оешмага, палата табибы Вера Николаевна Исаевага рәхмәт укыйлар, өлешләренә тигән игътибардан бик канәгать алар.
Без дә аларның мөлаем йөзләренә карап, газиз әнкәебезне уйлыйбыз. Яхшы угыл сыман, муниципаль район башлыгы Илдус Әсгать улы аларны йомшак вә эчкерсез мөгамәлә белән итагать итә. Хак, өлкәннәргә карата мондый мәртәбәле акцияләргә мәңге кичмәс тырышлык һәм иҗтиһат куелган.
Рәсемдә (уңнан): Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И. Касыймов, дәваланучылар Г. Кәлимуллина белән Р. Ибраһимова, "Ак БАРС-Мед" компаниясе директоры Л. Гарифуллин.