Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Үсеш өчен мөмкинлекләр бар

29 октябрь көнне Бөгелмәгә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Очрашу Бөгелмә үзәк хастаханәсендә башланды. Биредә, белгәнебезчә, әле күптән түгел генә икенче дәрәҗәле травматология үзәге ачылган иде. Әлеге үзәк "Урал" федераль трассасында авария булган очракта һәлакәткә эләгүчеләргә тиз арада медицина ярдәме күрсәтү максаты белән оештырылды. Моның өчен Россия Федерациясе казнасыннан - 41 миллион сумнан артык, Татарстан бюджетыннан 18 миллион сум акча бүлеп бирелеп, шул суммага заманча медицина җиһазлары алып куелды. Үзәк, алдына куелган шул максатларны тормышка ашырып, ныклап торып эшли башлады. Моның өчен медицина персоналы белемнәрен күтәрү максатыннан Санкт-Петербургка барып квалификацияләрен чарлап кайтты. Менә шундый заманча техника белән җиһазландырылган үзәк хас-таханәдә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен дә мөмкинлекләрнең күпкә киңрәк булуы ачыклана. Алда әйтелгән техника да бу максатларны тормышка ашыру өчен бик кулай һәм аны тулы көченә файдалану да кирәк бит әле. Әлеге фикер Бөгелмә муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Иршат Измайловка тынгылык бирми. Бу мәсьәләне башта үзебездә, аннан ТР сәламәтлек саклау министрлыгында күтәрә-ләр. Федераль программага эләкмәсәк тә, Бөгелмә муниципаль районы җитәкчелеге һәм республика сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге мәсьәләне уңай хәл итү ягында тора. Шулай итеп, Бөгелмә үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә ремонт, реконструкция эшләре башланып китә.

Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары үлем-китемгә иң еш китерә торган сәбәп булып тора. Шул күзлектән караганда да, яңа үзәк барлыкка китерүнең нинди әһәмияткә ия икәнлеге аңлашыла. Йөрәк өянәге /инфаркт/, баш миенә кан саву /инсульт/ - әлеге куркыныч авырулар турында кемнең генә ишеткәне юк. Моңа кадәр хасталарны, авыру көчәйгән очракта /паралич сукканда/, Әлмәт шәһәренә илтү кирәк булды, чөнки якын-тирәдә мондый чирләрне дәвалау үзәге бары тик нефтьчеләр башкаласында гына иде. Менә шуннан күз алдына китерергә мөмкин инде, авыру көчәйгән чакта һәр минут-сәгать кадерле икәнен беләбез, моны табиблар да раслый, беренчел медицина ярдәме никадәр тизрәк күрсәтелсә, авыруның киләчәктә аякка басу мөмкинлеге дә шул кадәр зуррак диләр алар. Мондый вакытта адәм баласына каушап калу да хас була, аннан соң машинасын табып буламы, юкмы бит әле, Әлмәт тә якын түгел... Бу күзлектән караганда, үзебездә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге ачылу-ның әһәмиятен күз алдына китерүе кыен түгел.

Менә шушы үзәк ачылуда ТР Президенты Р.Миңнеханов та катнашты. Травматология һәм неврология үзәге эше белән танышты. Әлбәттә, заманча техника белән җиһазландырылган үзәк хас-таханәдә күргәннәреннән канәгать калды Президент.

Чыннан да, бүгенге көндә халыкның сәламәтлегеннән дә әһәмиятлерәк мәсьәлә булмавын ассызыклады ул. әлеге үзәктә эшләүче 5 табиб һәм 8 шәфкать туташына, гомумән үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләде.

Әлбәттә, мондый тантанага буш кул белән килмәгән иде: ике хезмәткәргә квалификацияләрен чит илләргә барып күтәрү мөмкинлеге бирә торган Сертификат тапшырды.

Аннан соң очрашу шәһәребезнең иң алдынгы мәктәпкәчә белем-тәрбия бирү учагы булган "Журавушка" балалар бакчасында дәвам итте. Әлеге тәрбия учагының учредительләренең берсе булып торган "ТНГ-Групп" җәмгыяте биредә алдынгы яңалыкларны кертеп кенә тора. Бүгенге көндә әлеге балалар бакчасы инде прогимназия статусы белән эшли. Биредә тәрбияләнгән 230 бала өчен барлык шартлар да тудырылган: өстәмә белем бирү, чит телләрне өйрәнү, хореография, балар сәламәтлеген саклау һ.б. тармаклар буенча үз эшләренең осталары эшли. Моның шулай икәнлегенә ТР Президенты Р.Миңнеханов үзе күреп инанды.

Техника йортында "Единая Россия" партиясенең актив әгъзалары белән очрашу да бик җанлы үтте. Залдагылар алдында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Илдә, күбрәк республикада барган үзгәрешләр турында сөйләде, Бөгелмәдә күргәннәре белән уртаклашты. Республиканың авыр промышленносте тармагы, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә мәсьәләләре аның чыгышында кызыл җеп булып барды. 1 триллион сумнан артык (!) эчке валовый продукция җитештерелгәнен, әлеге санны 2016 елга ике тапкыр арттыру - 2 триллион сумга җиткерү бурычы куелганын җиткерде. Бигрәк тә, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү кирәклегенә басым ясады. Аларның күләме 40-50 процент тәшкил итәргә тиешлеге ассызыкланды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшенә аерым тукталды. Авылның ит, сөт һәм башка продуктлар җитештерү урыны гына түгеллеген, ә анда халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте сакланганлыгын, шуңа күрә авылларны, шәхси крестьян хуҗалыклары аша, әлеге хуҗалыкларга ташламалы кредитлар бирү аша саклап калу әһәмиятен дә аңлатып бирде.

Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкәләрдә башкарылган эшләргә дә тукталды: капиталь ремонт программасы нигезендә төзәтелгән күпфатирлы йортлар саны, әлеге программаныэң дәвам итәчәген, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм толларын квартирлар белән тәэмин итү 13242 ветеранның инде фатирлы булуы һәм калганнарының да фатирлы булачагы әйтелде. республикада яшәүче халыкның белемле булуы төп максатларның берсе икәнлеге дә яңгырады президент чыгышында.

Бөгелмәгә килгәндә, тарихи шәһәребезнең үз йөзе булуы, һәмурта һәм кече эшмәкәрлекнең, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда республика күләмендәге күрсәткечләрдән ким булмаска тиешлеге искәртелде. "Булган җитешсезлекләр турында беләбез, алар өстендә эшлибез һәм эшләячәкбез", - дип тәмамлады ул сүзен.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов агымдагы елда башкарылган эшләр белән тулы таныштырды. Чыгышынннан соң залдагылар сорауларына җаваплар бирелде. ТР Президенты Р.Миңнеханов күтәрелгән сорауларны хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәген белдерде. Очрашу шулай үтте, хушлашканда залдагылар Президенты басып, алкышлар белән озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: президент табиб медицина хастаханә Миңнеханов