Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Һәрвакыт истә!

Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Совет халкы үз Ватаны-ның азатлыгы, киләчәк бу-ыннарның тынычлыгы өчен 47 ай буена яки 1418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып бара. Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда һәм Ленинград тирәсендә, Белоруссиядә, Молдавиядә һәм Заполярьеда, Кырымда һәм Кавказда, Висла, Дунай, Одер һәм Эльба буйларындагы дәһшәтле сугышларда совет халкы фашист илбасарларын тар-мар итә. Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек без. Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган. 1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22 миллион квадрат метр мәйдандагы тереклекне көйдергән, 1710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 миллион совет кешесенең гомерен өзгән, күпмесен гарип калдырган, 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесен хәрабә хәленә китергән!.. 27 миллион ватандашыбыз яу кырында ятып калган, шуларның 350 меңе - якташларыбыз. Шуңа күрә ул чорның дәһшәтле мизгелләрен онытырга ярамый, үсеп килүче яшь буынга җиткерү төп максатыбыз булып тора.

4 ноябрь көнне шәһәребезнең 352 нче дивизиясенә куелган стела янында тантаналы митинг узды. II дә-рәҗә Суворов орденлы Орша Кызыл Байраклы 352 нче дивизия оешуның 70 еллыгын билгеләп үттеләр бу көнне. 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышының беренче айларында Бөгелмәдә формалашкан дивизиянең үзәген /12 меңнән артык кеше/ Татарстан ул-кызлары тәшкил итә. Беренче сугышчан чыныгуын дивизия Мәскәү янындагы дәһшәтле бәрелештә ала. 7 ноябрь көнне илебез башкаласында моннан 70 ел элек үткәрелгән хәрби парадны искә алдылар. Белгәнебезчә, дошман Мәскәүне инде яулап алам дип хыялланган бер мәлдә, мондый парад үткәрү совет халкының рухи ныклыгына ачык мисал булып тора һәм моны дөнья җәмәгатьчелеге дә шатланып каршылый. Шулай итеп, Советлар иле җиһанда фашизмга каршы көрәшнең алдынгы сафына баса һәм аны җиңеп чыгуда хәлиткеч роль уйный. Немецлар Мәскәү янында туктатыла - тар-мар ителә. Икенче бөтендөнья сугышында беренче мәртәбә күзәтелә бу хәл! Һәм әлеге җиңүдә Бөгелмәдә оешкан 352 нче дивизиянең дә роле дә зур була. Әлеге тарихи бәрелештән соң якташларыбыз Смоленск өлкәсе, Белоруссия, Польша җирләрен, Көнчыгыш Пруссияне дошманнан азат итүдә актив катнашалар. Бөек Җиңүне данлыклы дивизия Чехословакиядә каршылый. шәһәребездә оешкан сугышчан дивизиянең мак-таулы сугышчан юлы менә шулай языла.

Бүгенге көндә 352 нче дивизия Бөгелмә халкының горурлыгы булып тора. Сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында экскурсияләр өзелеп тормый, тимер юл вокзалында 2005 елда мемориаль такта куелу, шәһәребезнең 11 нче мәктәбендә сугышчан дан музее эшләү һәм башка үткәрелә торган чаралар бөгелмәләрнең илебезне фашизм коллыгыннан саклап калучыларны һәрдаим истә тотуларын күрсәтә. Моның шулай икәнен һәм киләчәктә дә шулай буласын митингны әйдәгән БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов та ассызыклады: "Илебез азатлыгы өчен гомерләрен дә кызганмаганнар истәлеген мәңгеләштерү өчен барысын да эшләрбез", - диде ул үзенең чыгышында.

Тантаналы митинг данлыклы 352 нче дивизия хөрмәтенә куелган стелага чәчәкләр салу белән дәвам итте. Анда катнашучылар илебезгә Җиңү китергән сугышчыларны менә шулай искә алдылар, зурладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 352 нче дивизия митинг Бөек Ватан сугышы