Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Булсынга диеп эшләсәң...

Мөхтәрәм җәмәгать, менә тагын бер ел тарих битләрендә калу алдында, ахырына якынлашып килә. Әлбәттә, кемнәрдер өчен узган ел уңышлы, кемнәрдер өчен көенечле вакыйгаларга бай булгандыр. Тормышта төрле хәлләр була, кемгә нәрсә язган инде, анысы бер Аллаһы Тәгаләгә билгеле. Шулай да алдагы көннәр яктырак булыр, бүгеннән дә авыррак булмас, матди һәм...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Әле менә күптән түгел үткән ил парламентының түбән палатасына депутатлар сайлау алдыннан да үзләрен халык хезмәтчесе /депутат, элек алар үзләрен шулай атыйлар иде. Авт./ кәнәфиенә дәгъва кылучылар дәүләтебезне ал да гөл итәргә вәгъдәләр чәчтеләр. Партияләр саны күп булу сәбәпле, халык кайсына тавыш бирергә белми, аптырап та калды. Аннан соң кайсы кандидатны гына алма, барысы да беравыздан алтын таулары ышандырдылар. Сайлау шаукымы үтте, инде тормышыбызның ал да гөлгә әйләнәсен көтәргә генә калды. Ни кызганыч, безнең халык һаман да дәүләткә ышануын, аннан нидер көтеп яшәвен дәвам итә, хәер, монда беркемне гаепләргә җыенмыйм, үткән XX гасыр шуңа өйрәтте шул. Коллективлык рухы ныклап торып канга сеңдерелде. Ил җимерелде, ә менә шул психология бүгенге көнгә кадәр исән. Хәзер капитализмда яшибез. Әлеге формация турында күп сөйләргә булыр иде, аларга тукталып тормыйм. Бары тик бер генә нәрсәгә игътибар итәсем килә, ул да булса, кешенең, беренче чиратта, үз-үзенә ышанычы. Әлбәттә, дәүләтнең ролен һич кенә киметергә ярамый, ул үз гражданнары алдында тулысынча җаваплы. Ләкин бездә әле боларның ни берсе, ни икенчесе күзәтелми. Дәүләтнең тоталь контроленә өйрәндек - шуны көтәбез, үз-үзебезгә ышаныч ныклы түгел, шуңа күрә шәхси эшмәкәрлек белән ныклап торып шөгыльләнергә батырчылык кылучылар да бик аз. Ә бит алга киткән илләрдә аларның саны бермә-бер артык, дәүләттән көтеп ятмыйча, хәләл көчләре белән тормыш итеп яталар.

Монда "кеше факторы" турында да әйтеп үтмичә ярамый. Күреп торабыз, нинди генә һәлакәтләр булмасын, нинди генә алгарыш күзәтелмәсен, алгы планга Кеше чыга. Әйе, бу, чыннан да, шулай. Бер кечкенә генә мисал да китереп китим әле. Елның ахырына якынлашуы турында әйткән идем инде, шул уңайдан вакытлы матбугат чараларына да 2012 елның I яртыеллыгына язылу тәмамлана. Әлбәттә, тәмамлана дип әйтүем шартлы, чөнки әлеге гамәлнең ел әйләнәсенә туктап торганы юк, почта бүлекләрендә теләсә кайчан газета-журналларга язылырга мөмкин. Шулай да яртыеллык ахырында нәтиҗәләр чыгарыла, һәрбер почта бүлегендә һәрбер почтальонка гражданнарны күпме матбугат чарасына яздырган? Менә шунда күренә дә инде ул "кеше факторы" дигәнең, эшкә мөнәсәбәт дигәнең! Бу нисбәттән безгә, әлбәттә, "Бөгелмә авазы"на кем күпме яздыруы кызыклы һәм алдагы әбунә чорында андыйларның булуы безне бик шатландыра. Шәһәребезнең үзәк почта бүлегендә Людмила Чиркунова, 3 нче почта бүлегендә Гөлсинә Низаметдинова, Венера Хөсәенова, 4 нче почта бүлегендә Наталья Овчаркина, 11 нче почта бүлегендә Илмира Лысова - алдынгылар рәтендә. Карабаш бистәсе почта бүлеге хезмәткәрләре Галина Синицина, Гөлҗиһан Сөнгатуллина, Фәния Шәйхуллова, Татар Димскәеннән Резидә Абзалова, Эльмира Хасиятуллина авыл халкына аң-белем таратуда армый-талмый эшлиләр. Аларга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез. Менә шулай, җәмәгать, шартлар - бер, нәтиҗәләр - төрле. Булсынга диеп эшләргә кирәк, бары тик шул чагында гына нәтиҗә дә уңай булыр.

Рәсемдә: Бөгелмә үзәк почта хезмәткәрләре /сулдан уңга/ Елена Гурьянова, Регина Сәмигуллина, Сиринә Бәзгытдинова, Евгения Ковалева, Наталья Золотухина /начальник/, Людмила Чиркунова /алдынгы почтальонка/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: почта подписка