Калабыз горурлыгы
Бөгелмә шәһәренең начар ишетүче балалар интернат-мәктәбендә грек-рим һәм ирекле көрәш буенча Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә үткән 2011 елның Европа чемпионатында җиңү яулап кайткан егетләребезне хөрмәтләү тантанасы узды. Анда безнең өч көрәшче: Эдуард Ширазданов, Андриан Щербан һәм иң яше Рим Зиннуров илебез данын яклап кайтты. Бу егетләрнең икесе инде мәктәпне тәмамлаган, ә...
Бөгелмә шәһәренең начар ишетүче балалар интернат-мәктәбендә грек-рим һәм ирекле көрәш буенча Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә үткән 2011 елның Европа чемпионатында җиңү яулап кайткан егетләребезне хөрмәтләү тантанасы узды. Анда безнең өч көрәшче: Эдуард Ширазданов, Андриан Щербан һәм иң яше Рим Зиннуров илебез данын яклап кайтты. Бу егетләрнең икесе инде мәктәпне тәмамлаган, ә берсе әле белем алуын дәвам итә.
Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Эдуард Ширазданов - 2011 елда Европа чемпионы, Россиянең спорт мастеры; Андриан Щербан - 2011 елгы Европа чемпионатында көмеш медаль яулаган, Россиянең спорт мастеры; Рим Зиннуров - 42 килограммга кадәрге авырлыкта 2011 елның Европа чемпионы, Россия спорт мастерына кандидат. Римның чаялыгы барысын да таң калдырды. "Хәзер әйбәт билгеләргә генә укырга тырышырсың инде?" - дип сорады тәрбиячеләренең берсе. "Юк, хәтерем начаррак бит минем", - дип җавап бирде ул. Тәрбиячесе ялына торгач: "Ярар, тырышып карармын инде", - диде егет.
Шәһәргә дан алып кайткан егетләребезнең остазы - Россия Федерациясенең атказанган тренеры, Халыкара категорияле хөкемдар, Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны спортка җәлеп итү эшен башлап җибәргән Рәис Садыйковка рәхмәтләр белдерелде.
Чемпионнарыбызны котларга Бөгелмә муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гарифуллин, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова килгән иде. Аларның сүзләре буенча, Бөгелмә муниципаль районы хакимиятеннән Эдуард Шираздановка шәһәребездә бер бүлмәле фатир биреләчәк.
Батырларыбыз өчен мәктәп укучылары тарафыннан концерт номерлары әзерләнгән иде. Алар биеде, ишарәле җырлар башкарды. Бию, җыр вакытында көйне ишетмәүләре бер дә сизелмәде, барысы да бик күңелле килеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа