Яңалыкка омтылу кирәк
24 февраль көнне Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Бөгелмәгә эшлекле сәфәр белән килде. Бөгелмә муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2011 ел нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлары турындагы киңәйтелгән утырышта катнашты ул.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Киңәшмә эшендә БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, җирле сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Иршат Измайлов, табиблар, урта һәм кече медицина хезмәткәрләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Төп док-лад белән сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесе Бөгелмә үзәк хастаханәсе баш табибы И.Измайлов чыкты. 2011 елда сәламәтлек сак-лау өлкәсендәге вәзгыять турында тәфсилләп сөйләде ул. Җәмгыятебез өчен гаять тә җаваплы булган әлеге өлкәдә барлыгы 1638 хезмәткәр көч куя икән, шуларның 209ы - табиблар. Калганнары - урта һәм кече медицина хезмәткәрләре. Кадрлар мәсьәләсе шәһәр һәм районга кабат әйләнеп кайту таләбе белән югары уку йортларына укырга җибәрелә торган яшьләр хисабына хәл ителүе турында әйтелде. Мондый яшь белгечләр, туган якларына әйләнеп кайтып, халыкка хезмәт күрсәтәләр инде. Шулай да кайбер һөнәр ияләренә кытлык булуы да әйтелде һәм алга таба да максатчан кадр-лар әзерләү сәясәтен дәвам итеп кенә бу проблеманы чишеп буласы җиткерелде. Әлбәттә, әлеге мәсьәләне хәл иткәндә медицина хезмәт-кәрләренең хезмәт хаклары турында да белеп тору зарур. Мәсәлән, 2011 елда табибларның уртача хезмәт хаклары - 24042 сум, урта медицина хезмәткәрләренеке - 11257 сум, кече медицина персоналыныкы 5950 сум тәшкил иткән. Быел сәламәтлек сак-лау өлкәсендә алып барылган модернизация, кабул ителгән стандартларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, хезмәт хакларын якынча 30 процентка күтәрү күздә тотыла.
Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләрендә 30 фельдшер-акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә. Шәһәр һәм районда барысы 1377 нарасый дөньяга килгән, бакыйлыкка күчкәннәр - 1653 кеше. Бөгелмә үзәк хастаханәсендә ачылган травматология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара. Мәсәлән, әле узган елның октябрендә генә ачылган йөрәк-кан тамырлары авырулары бүлегенә инде 121дән артык кеше мөрәҗәгать иткән һәм аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Шулай итеп, әле-ге үзәкләрнең бөгелмәләр һәм юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүчеләргә ярдәмгә килүе, гомерләрне саклап калуда алып барган эшчәнлекләре бары тик хуплауга гына лаек.
2012 елга максатлар һәм бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: бала тудыру йортын төзүне, поликлиникадагы төзекләндерү эшләрен дәвам иттерү; сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү; сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау; финанс чараларын нәтиҗәле һәм рациональ файдалану.
ТР сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов үзенең чыгышында исә әлеге өл-кәдә эшләүчеләрнең, гому-мән, республикада яшәү-челәрнең аңнарында зур үзгәрешләр булуын ассызыклады. Бу кешеләрнең үз сәламәтлекләренә булган мө-нәсәбәттә дә ачык чагылуын җиткерде ул. Сәламәт тормыш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, табибка соңгы чиктә генә мөрәҗәгать итү түгел, ә профилактика чараларын күрү гадәти хәлгә әверелүе, кешенең үз сәламәтлеге өчен үзенең җаваплы икәнлеге һәм моңа төшенүчеләрнең елдан-ел арта баруы дөрес юнәлештә булуыбызны күр-сәтә. Аннан соң министр медицина хезмәткәрләренең үз эшләрендә һәрдаим яңа-лыкка омтылырга, белемнәрен чарлап торырга тиеш икән-лекләрен, моның өчен мөм-кинлекләр тудырылган булуын да әйтте. Ахырдан хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды /рәсемдә/.
Киңәшмә эшенә БМР башлыгы, шәһәр мэры И.Касый-мов йомгак ясады. Медицина хезмәткәрләренә иҗтиһат-лары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Киләчәктә дә Бө-гелмә сәламәтлек саклау уч-реждениесе эше республика һәм ил күләмендә лаеклы урын алып торыр дигән теләк белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа