Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Бөгелмә җирендә

28 февраль көнне ТР ДС спикеры Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле визит белән Бөгелмәгә килде.

Бөгелмә районы Восточный бистәсендә бистәсендә ТР ДС рәисе сыер фермасын ачуда катнашты. Гаилә фермасының хуҗасы Камил Исмәгыйлев мәртәбәле кунакны үзенең хуҗалыгы белән таныштырды: 600 баш сарык фермасы турында сөйләде. Хәзер инде сөтчелек тармагын да үстерү максатында 50 баш мөгезле эре терлек алып, эш башлаганнар икән. "Ике ферманы салганда да, һәрдаим ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, үзебезнең муниципаль район җитәкчелеге ярдәмен тоеп эшләдек. Барлык чыгымнарның тиешле өлешен, килешенгәнчә, кайтарып бардылар алар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгында эш башлаучыларга күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм", - диде гаилә фермасы җитәкчесе. Аннан соң терлекләр торган ферма эчендә булып, андагы хәлләр белән якыннан таныштылар.

Ф.Мөхәммәтшин бу көнне Бөгелмә шәһәре Техника йортында узган отчет сессиясе эшендә дә катнашты. БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов "Бөгелмә муниципаль районының 2011 елда социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре һәм 2012 елга бурычлар" дигән доклад белән чыкты. Әлеге чыгышта И.Касыймов 2011 елда башкарылган эшләргә тулы анализ ясады: уңышлар һәм җитешмәгән якларга тукталды, 2012 елда планнар белән таныштырды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: ферма мухаметшин Мөхәммәтшин крс