Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яшьләр килә – бирегез мәйдан!

Үткән атнада Яшьләр сараенда Бөгелмә муниципаль районы яшьләре форумы үтте. Киң колачлы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы Советы әгъзасы, мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов үзенең чыгышында Бөгелмә яшьләренең кылган яхшы гамәлләре өчен горурлык хисләре кичерүен билгеләп үтте. Лаеклы өлкән буын кешеләренең шәһәребезнең "алтын баганалары" икәнен истә тотып, яшьләрнең дә нәкъ менә алар юлыннан тайпылмаулары өчен рәхмәтләрен белдерде. "Яшьләр районыбызда үтә торган бер генә вакыйгага да битараф түгел. Нинди генә мәдәни чара булмасын: Сабан туе, Шәһәр көнеме ул, берсе дә яшьләребезнең актив катнашуыннан башка узмый", - дип билгеләп үтте җитәкче. Шулай ук барлык ветераннар һәм шәхсән үз исеменнән "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасына, бер генә авыл хуҗалыгы ярминкәсен дә калдырмыйча, өлкәннәргә кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Егет һәм кызларга мөрәҗәгать итеп: "Барлык матур хылларыгызны тормышка ашырып, гомер юлыннан кыю атлагыз. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер", - диде.

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондрать-ев исә шәһәр һәм район җитәкчелегенең яшьләргә булышлык итүе-нә соклануы турында әйтте. Бөгелмәдә яшәүче һәм укучы егет-кызларның активлыгын аерым билгеләп үтте. Мәсәлән, ШТМның (КВН) нәкъ менә биредә популяр булуы да моның ачык бер мисалы. Ул бездә туган мәзәкләрнең хәзер Татарстанда гына түгел, бөтен илдә мәгълүм булуы турында сөйләде. "Бөгелмә яшьләренең активлыгын башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин, булдырасыз!" - диде ул чыгышында. Иҗтимагый тәртип сак-лау оешмасы - Бөгелмә "Форпост"ның, барлык шундый оешмалар арасында иң актив, танылган булуын да ассызык-лады. Киләчәктә дә, булдыра алганча, сезгә теләктәшлек күрсәтәчәкбез һәм барлык эшләрегез дә уң булачагына ышанабыз", - диде сүзен йомгаклап. Алга таба ТР дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева республиканың яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлеге белән таныштырды. "ТР студентлар лигасы" яшьләр оешмасы регион проектлары координаторы Динар Бариев үз оешмасы эшчәнлеген бәян итте, алда торган планнар турында сөйләп үтте. Чара тәбрикләүләр, уңган, булган яшьләр оешмаларын бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Яшьләр форумы Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә яшьләр оешмасы "Курс-М" җитәкчелегенең хезмәттәшлек һәм бәйләнеш нигезе турындагы икеяклы килешүгә кул куюы белән тәмамланды. Бу исә яшьләр һәм җитәкчелек арасында мөнәсәбәтләр һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә булыр һәм киләчәк буын һәрдаим үзе-нең күркәм гамәлләре белән шәһәр данын яклар дигән матур фикерләрне тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илдус Касымов форум яшьләре форумы Дәүләт Советы