Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Битарафлык булмады

4 декабрь көнне VI чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узды. Дүшәмбе исә илебез халкы аның беренчел нәтиҗәләре белән таныша алды. Татарстан Республикасында узган сайлау нәтиҗәләре белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән үткән брифингта таныштырдылар.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Татарстан парламенты спикеры Ф.Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, республика хал-кының сайлауларда актив катнашуын җиткерде. Якынча 80 процентка якын татарстанлы, сайлау участокларына барып, үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Авыл хуҗалыгы өстенлек иткән районнарда әлеге күрсәткеч 100 процентка якынлашкан. Ил күләмендә исә халыкның сайлауга хокуклы 60 проценты тавыш биргән. Шунысы игътибарга лаек, илкүләм үткән сайлауларда хокук бозуларның ким булуы әлеге эшне башкаручыларның һөнәри осталыклары артуы турында сөйли. Чит илләрдән килгән күзәтчеләр дә шул фикердә булуларын белдергәннәр.

Татарстанда якынчасайлау нәтиҗәләре түбән-дәгечә: Дәүләт Думасына үтү өчен кирәкле булган 7 процентлы киртәне бары тик ике партия генә уза алган: "Единая Россия" - 77,83 (Россия буенча - 49,54), КПРФ 10,59 (19,19) процент тавышка ия булганнар. "Справедливая Россия" тарафдарлары - 5,29 (13,22), ЛДПР - 3,48 (11,66), "Яблоко" - 1 (3,37), "Патриоты России" - 0,43 (0,97), "Правое дело" 0,37 (0,59) процент сайлаучылар тавышына ия.

Бөгелмә муниципаль районында депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирүчеләрнең сайлау учас-токларына килү дәрәҗәсе ил һәм республикадагыдан шактый югары. Әлеге хәлне шәһәр һәм район халкының илебездә барган сәясив акыйгаларга битараф булмаулары белән аңлатып була. Авыллардагы халыкның активлыгын исә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин анда яшәү-челәрнең җаваплылыгы бе-лән аңлатты һәм аның белән килешмичә мөмкин түгел. Мәсәлән, Бөгелмә райо-
ны халкының 97,10 проценты сайлауларда катнашуы моңа ачык дәлил булып тора. Аларның 86,19 проценты - "Единая Россия"гә, 7,15е - КПРФка, 2,65е - "Справедливая Россия"гә, 2,64е - ЛДПРга, 0,44е - "Яблоко"га, 0,22се - "Пат-риоты России"гә, 0,19ы "Правое дело" партиясенә тавыш биргән. Бөгелмә шәһәрендә тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә: сайлау хокукы булган-нарның 88,95 проценты үзләренең гражданлык бурычын үтәгән. Тавышлар бүленеше шулай: "Единая Россия"гә - 75,45 процент, КПРФка - 14,63, "Справедливая Россия"гә - 3,90, ЛДПРга - 3,78, "Яблоко"га - 0,72, "Патриоты России"гә - 0,47, "Правое дело"га 0,36 процент сайлаучы тавыш биргән.

Шулай итеп, сайлау нә-тиҗәләре нигезендә, РФ Федераль Җыенының түбән палатасына Татарстаннан "Единая Россия" һәм КПРФ партияләре әгъзалары, ил күләмендә исә "Единая Россия", КПРФ, "Справедливая Россия", ЛДПРдан депутатлар булып сайландылар. Өстәп, шунысын да әйтергә кирәк: яңа Дәүләт Думасы бу юлы биш ел срокка сайланды. Демократик тавыш бирү юлы белән сайланган депутатлар халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләр дип ышанасы килә.

Рәсемдә: 4 декабрьдә 3 яше тулган Назилә әнисе Гөлназ Сөнгатуллина белән беренче мәртәбә сайлауда "катнашты".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сайлау чакырылыш