Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Дан сезгә, аналар!

Яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы булып, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы әниләребез алдында безнең бурычыбыз бәхәссез.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Син булганга, әни, без бәхетле,
Син булганга, якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, якын кешебез!

Үткән атнаның шимбәсендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең тантаналар залында истәлекле вакыйга булып үтте. Аналар көне уңаеннан күп бала тәрбияләүче әниләр күңелле мизгелләргә тиенделәр - биш мөхтәрәм затка "Ана даны" медале тапшырылды.

Бу көнне залда утыручы аналарга бик күп хөрмәт, олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә Техника йортының үзешчән сәнгать түгәрәкләренә, студияләренә йөрүче балаларның югары дәрәҗәдәге чыгышлары залда утыручы бер генә ата-ананы, балаларны да битараф калдырмады. Үзенең чыгышында Бө-гелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лера Мөстәкыймова хакимият башлыгы һәм шәхсән үзе исеменнән "Күп балалы ана" дигән горур исемне йөртүчеләргә иң изге теләкләрен җиткерде. "Сезнең кыюлык, хезмәтегез, зур, ишле гаилә төзеп, алар өчен зур җаваплылык тотуыгыз өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең һәрберегез балаларыгызны илебез, шәһәребезнең чын гражданнары итеп тәрбияли. Киләчәктә барыгызга да ана бәхете телим", - диде ул.

"Ана даны" медален алучылар: 6 бала тәрбияләүче Наталья Анатольевна Газизуллина, 4 ул тәрбияләүче Анна Владимировна Скачкова, 5 бала анасы Екатерина Ивановна Александрова, 9 бала анасы Елена Михайловна Конычева, берүзе 4 бала тәрбияләүче Ольга Борисовна Томская. Чыннан да, аларның барысы да әйтеп һәм язып бетерә алмаслык ихтирамга лаек.

Аналарның йөзендә чиксез бәхет чаткылары балкый. Алар бүген җир йөзендәге иң бәхетле кешеләр. Булачак ватан сакчыларын тәрбияләүче Анна Скачкова (рәсемдә гаиләсе белән): "Мин һәрвакытта да ишле, дус гаилә турында хыялландым. Теләгәннәрем тормышка ашты. Бәлки әле тагын кыз да алып кайтырбыз. Гаиләнең ишле булуы бернинди кыенлыклар да тудырмый, ә киресенчә... Өлкәнрәкләре кечеләрен тәрбияләргә булышалар, шулай ук әти-әнилә-ребезнең ярдәме дә безнең хәлне күпкә җиңеләйтә", - ди шатлыгын уртак-лашып. 5 малай һәм 4 кыз әнисе Елена Конычева да медаль тапшыру тантанасыннан бик күп уңай тәэсирләр алуын белдерде. "Бүгенге җәмгыятьтә күп бала тәрбияләү ни өчен сирәк күренеш?" - дигән сорауга ул: "Яшь гаиләләр күбесенчә бер бала таба да аның буйга җитеп, мөстәкыйль тормыш белән яши башлавын сизми дә кала. Ә бу вакытта инде ананың яше олыгая яки сәламәтлеге какшый. Яшь вакытта аналар үзләренә күбрәк буш вакыт калдырып, каядыр барырга, ниндидер эшләр белән шөгыльләнергә телиләр", - ди. Ә яшәү шартларына килгәндә, 9 бала тәрбияләүче ана булганына шөкер итеп яши. Шәһәр хакимияте аларны фатирлы итүдә булышкан. Ләкин балалар үскән саен 3 бүлмәле фатир да кысынкырак була бара. алар киләчәктә торакларын зурайту уе белән яналар. Бу теләкләрен тормышка ашыруда дәүләт гаиләгә, һичшиксез, теләктәшлек күрсәтер дип уйлыйбыз.

Дан сезгә, горур аналар. Киләчәктә тәрбияләп үстергән балаларыгызның сөенеченә тиенеп яшәргә насыйп булсын. Сез моңа лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әни бала ана