Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Алдынгыларга – мактау һәм дан!

Бөгелмәнең бөртеклеләрдән мул уңыш алган һәм сөт савуда да югары күрсәткечләргә ирешкән "Рассвет" хуҗалыгы Татарстан агросәнәгать хезмәтчәннәренең Мамадышта узган гомуми киңәшмәсендә мактауга лаек булды.

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Автор фотосы.

Елга ике мәртәбә җыелып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барылган эшчәнлеккә анализ ясау республикада күркәм традициягә әйләнде инде. Узган ел Татарстан иген-челәре өчен гаять уңышлы килде. Һава шартларының уңай торуы, технология мәсьәләләрен җентекләп уйлап эш итү - барысы да авыл хезмәтчәннә-ре файдасына булды. Хәзер инде менә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тернәкләндерү, гаилә фермалары оештыру өстендә дә зур эшләр башкарыла.

Семинар-киңәшмә эшен башлап җибәрер алдыннан делегация Мамадыш районы авыл хуҗалыгы объектларын карады. Анда җитди эшләр алып барыла, авыл хуҗалыгы тармагы, чыннан да, үсештә. Гаилә фермалары, сөт җитештерү комплексы эше белән танышканда, мәсәлән, һәркем үзе өчен файдалы нәрсәләр күргәндер.

Эштә аеруча матур нәтиҗәләргә ирешкән хуҗа-лыклар җитәкчеләре ки-ңәшмәдә мактауларга лаек булды, бүләкләр алды.

"Рассвет" хуҗалыгы Бө-гелмә районында сөт савып алуда беренче урында бара. Бөртекле культуралардан җыеп алган уңыш күрсәткечләре буенча да бу хуҗалык - алдынгы сафта. Хуҗалык җитәкчесе Валерий Токарев өчен (рәсемдә уңда) бу көнне тапшырылган бүләк бик файдалы һәм кадерле. Мөслим заводында эшләнгән "AGROMASTER-4800" заманча чәчү комплексы, һава шартлары комачау итмәсә, быел да яхшы уңышка нигез салырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: авыл хуҗалыгы агросәнәгать