Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Әтиебезне таптык!

Узган гасырның 40 нчы еллары башы. Яңа Сугышлы авылында гап-гади совет гаиләсе - Нури Кашап улы Кашаповлар гаиләсе яшәп ята. Ата-ана белән олы уллары "Красногвардеец" колхозында хезмәт итә, ике кыз бала - мәктәп укучылары, ә төпчек малайларына нибары ярты яшь тулган була Бөек Ватан сугышы башланганда. Әти кеше 1941 елның...

Солдат улы
Вилсур КАШАПОВ.
Владимир өлкәсе,
Муром шәһәре.

Әтиебез Нури Кашапов 1943 елның августында 30 нчы Гвардия укчы дивизиясенең 96 нчы Гвардия укчы полкы составында Ельня опера-циясендә катнаша. Ул көн-нәрдә бу тирәдә Совет Армиясе, илебезнең киләчәге, аның азатлыгы өчен хәлиткеч каты сугышлар бара. 10 августтан 20сенә кадәр генә дә дивизиянең 62 офицеры, 464 сержант һәм рядовой һәлак була, ә ул дәһшәтле көннәрдә төрле дәрәҗәдә яраланганнарның исәбе-саны булмый. Минем әти исә 10 августта Смоленск өлкәсенең Ельня районы, Чаща авылы тирәсендә һәлак була. Ләкин әниебезгә килгән кара кәгазьдә "…Ирегез Нури Кашапов хәбәрсез югалды" дип язылган була (соңыннан ачыкланганча, җирле хәрби комиссариатта - әтинең исемен, ә һәлак булган урында туган җирен дөрес язмаган булалар).
Сугыш тәмамлангач, абыем Мисбах, ул үзе дә сугышта катнашты, әтине эзләргә кереште. Кайларга гына язмады ул: Оборона министрлыгына да, Үзәк архивка да, хәрби частьларга да. Әмма алардан килгән җаваплар гына бертөрле булды: "Һәлак булганнар арасын-
да юк, ә башка мәгълүмат-лардан хәбәрдар түгелбез".

Абыемның вафатыннан соң аның изге эшен мин дәвам иттем. 2010 елда Муромда чыгып килүче җирле газета аша "Память" дип аталган эзләнүләр отряды барлыгын белдем. Анда институт студентлары һәм укытучылар эзләнүләр белән шөгыльләнә икән. Мин "поисковик"лар белән очрашып сөйләштем һәм бергәләшеп сугышта хәбәрсез югалган әтиемне табу буенча план төзедек. Эзләү отрядының Ельняга чираттагы командировкасы вакытында "Гвардееец" исемле җирле отряд командиры белән аралашканда әтинең җәсәде табылып, аның Ельня шәһәрендә Мәңгелек ут янындагы Сугышчан Дан скверында кабат җирләнгән булуы турында белдем.

2010 елның сентябрендә без - солдат Нури Кашапов-ның улы, оныгы һәм оныкчыгы шушы скверда булып, каберлегенә чәчәкләр салдык. "Гвардеец" отряды командиры әтинең исемен Хә-тер исемлегенә кертергә сүз бирде. Ә 2011 елның 9 маенда Мәңгелек ут янында шәһәрнең Почетлы гражданнары Александр Матросов, Иван Кожедуб, Георгий Жуков һ.б. бюстларыннан ерак түгел минем әтинең дә исем-фамилиясе язылган кызыл гранит плитәне тантаналы төстә урнаштыру булды. Анда һәрвакыт веноклар һәм тере чәчәкләр өзелеп тормый.

"Память", "Гвардеец" отрядлары эзләнүчеләре кебек үтә дә мөһим эш башкаручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Алар вакытларын, көчләрен жәлләмичә, бик тә игелекле гамәл кылалар бит.

Менә, ниһаять, 70 елдан соң 1943 елның августында Ельня тирәсендә барган канкойгыч сугышларда геройларча һәлак булган әтиебезнең язмышын ачыклау бәхетенә ирештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сугыш ватан