Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Качкын инкассаторны табуда ярдәм итүчегә 1 миллион сум акча биреләчәк

23 гыйнвар республикабызны ң Яшел Үзән шәһәрендә зур суммада акча алып барган инкассаторга һөҗүм итү очрагы нигезендә тикшерү эшләре алып барыла дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

11 сәгать 07 минутта Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле коралдан атып, инкассаторның "Т669ОС/116rus" дәүләт номерына ия "Фольксваген Амарок" машинасына утырып качкан. Автомобильдә 60 миллион сум акча булган.

Татарстан полициясе 1989 елгы Богаченко Игорь Константиновичны эзли. Аның элек хөкем ителмәгәнлеге билгеле. Әлеге затның үзе белән 6 зарядлы РСА (револьвер) маркалы утлы коралы булу ихтималы бар. "565" 116rus номерлы "Мазда-3" автомобилендә дә хәрәкәт итүе мөмкин.

Игорь Богаченконы күрүче, кайдалыгын белүче булса, "02" номерына шылтыратып хәбәр итүегез сорала.

24 гыйнвар көнне "Сбербанк" җитәкчелеге качкынның кайда булуы турында нинди дә булса хәбәр җиткерүчегә 1 миллион сум күләмендә акчалата бүләк бирәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса