Хөрмәтле Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселманнары! Сезне иң олуг көннәрнең берсе - Корбан бәйрәме һәм изге Мәккәгә хаҗ кылу гамәлләренең төгәлләнүе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Корбан чалу бәйрәме - иң изге теләкләр, игелекле гамәлләр, якты ниятләр белән сугарылган бәйрәм ул, йөзләрчә еллар дәвамында кешеләрне үзара якынайтуга, берләштерүгә хезмәт итә...
Хөрмәтле Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселманнары! Сезне иң олуг көннәрнең берсе - Корбан бәйрәме һәм изге Мәккәгә хаҗ кылу гамәлләренең төгәлләнүе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Корбан чалу бәйрәме - иң изге теләкләр, игелекле гамәлләр, якты ниятләр белән сугарылган бәйрәм ул, йөзләрчә еллар дәвамында кешеләрне үзара якынайтуга, берләштерүгә хезмәт итә һәм Исламның рухи кыйммәтләренең хак асылын ачып күрсәтә.
Шәһәребез һәм районыбыз мөселманнары Гаетне үзгә бер тантаналы дулкынлану кичергән хәлдә, тирән миһербанлык һәм шәфкатьлелек хисләре белән каршы алалар. Бу көннәрдә сез башкаларга да бәйрәм ясыйсыз - өлкән яшьтәгеләргә, аз тәэмин ителгәннәргә ит өләшәсез. Шул рәвешле, толерантлык һәм милләтара татулык үрнәкләре күрсәтәсез. Гадәти тормышыбызда шундый якты хисләргә, изге ниятләргә урын булуга мин бик шатмын. Изге Корбан гаете моннан соң да дин тотучыларның бердәмлеген ныгытсын, һәркайсыбызда Бөгелмәбездәге имин тормыш хакына нәтиҗәле хезмәт итү омтылышын үстереп, игелекле эшләргә, күркәм гамәлләргә рухландырсын иде. Барлык якташларыма сәламәтлек, шатлыклар, тынычлык, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!
Иң изге теләкләр белән,
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.