20 апрельдә республикабызда "Игелекле гамәлләр эстафетасы" башланып китте. Тормыштагы социаль проблемаларны хәл итүгә, кешеләрнең гражданлык активлыгын арттыруга йөз тоткан әлеге акция инициативалы яшьләрнең идеяләрен ил файдасына юнәлтү һәм күркәм эшләргә багышлау максаты белән оештырыла. "Без Президент белән" дип атала торган иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре бу акциядә актив катнаша. Чөнки республикабыз үсешенә,...
20 апрельдә республикабызда "Игелекле гамәлләр эстафетасы" башланып китте. Тормыштагы социаль проблемаларны хәл итүгә, кешеләрнең гражданлык активлыгын арттыруга йөз тоткан әлеге акция инициативалы яшьләрнең идеяләрен ил файдасына юнәлтү һәм күркәм эшләргә багышлау максаты белән оештырыла. "Без Президент белән" дип атала торган иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре бу акциядә актив катнаша. Чөнки республикабыз үсешенә, биредә яшәүче халыклар язмышына битараф булмаган актив яшьләр Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның инициативаларын хуплый, программаларга теләктәшлек күрсәтә һәм Татарстан халкын да шушы юнәлештә берләштерергә, активлаштырырга омтыла.
Уртак максат, ике яклы элемтәнең нәтиҗәләре дә күркәм: хәйрия акцияләре, экологик чаралар, торган-яшәгән урыннарыбызны чистарту, төзекләндерү, ямьләү, ярдәмгә мохтаҗ балаларга, ялгыз картларга, тормышта кыен хәлдә калганнарга адреслы ярдәм күрсәтү, гражданнарның үзаңын үстерүгә, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән аерым чараларда катнашу - һәммәсе дә, бердән, яшьләрнең үзләре өчен гражданлык позицияләрен ныгытуда, шәхес булып җитлегүдә тирән тәрбияви мәгънәгә ия, икенчедән исә, әллә ни глобаль масштабка ия булмаган "вак" эшләрнең аерым кешеләргә файдасы әйтеп бетергесез зур. Әйе, бу тормышта "вак мәсьәлә" була алмый: тамчы тама-тама ташны тишәргә сәләтле булган кебек, "вак-вак" гамәлләрдән тупланган яхшы эшләр дә, олы бер игелек диңгезен хасил итеп, районыбызда, республикабызда тормыш шартлары яхшыруга, ә димәк, җәмгыятебез алга китүгә сәбәп һәм этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе һәм аның командасы да инициативалы, иҗади, булдыклы яшьләр тәрбияләүгә һәм аларны җәмгыятебездә барган процессларга, файдалы тормышка җәлеп итүгә чиксез зур әһәмият бирә.
Бөгелмә муниципаль районының Иреклеләр координацион үзәге барлыгы 36 оешманы берләштерә. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, "Без Президент белән" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Наилә Кәримова әйтүенчә, уку йортлары, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау идарәләре яшьләре хәйрия акциясе кысаларында һәрбер көннең үз шигарен булдырып, һәрбер көнгә аерым максат куеп, күптөрле эшләр башкарырга өлгерделәр инде: "Игелекле башлангычлар" (иреклелеләрнең игелекле гамәлләре белән якыннан таныштыру), "Дуслык" (милләтара аралашулар һәм конфессияара теләктәшлек), "Георгий тасмасы" (сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә адреслы ярдәм), "Җылы сүз" (Әдәбият елына бәйле чаралар), "Игелекле хезмәт күрсәтү" (сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау), "Игелекле гамәлләр" (чистарту, җыештыру), "Минем гаиләм" (гаилә кыйммәтләрен пропагандалау), "Матур нәтиҗәләр" (яшьләр "Җиңү хаты" яза. Бу хакта газетабызның икенче битендә А. Шәрәфиева язмасын укый аласыз. Ред.) көннәре әнә шулай узды.
Бөгелмә иреклеләре сафындагы актив яшьләребез башкара торган бихисап күркәм эшләрнең берничәсен генә барлап узыйк әле, әлеге хәйрия эшенең ни дәрәҗәдә кирәкле һәм файдалы булуын дәлилли торган фактлар алар.
22 апрельдә "Единая Россия" яшь гвардиячеләре "Ялкын" социаль приюты территориясен чистарту өмәсе уздырдылар. Җирле штаб начальнигы, "Без Президент белән" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Алексей Мухалёв бу чараның быел "Хәерле гамәлләр эстафетасы" кысаларында узса да, чынлыкта инде традицион булуын әйтә.
23 апрельдә иреклеләр төзелеш-техник көллиятендә булып, киләчәктә Ватанны саклаучылар сафына басарга җыенган студент егетләр белән очраштылар һәм "Миллениум" социаль театры", "Язгы игелекләр кылу атнасы", "Бөгелмә үз юлын сайлады" дигән темаларга видеороликлар күрсәтеп, үзләренең эш-чәнлекләре белән таныштырдылар. Кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү, хастаханәдә ятучы сабыйлар өчен күңел ачу чаралары уздыру, мастер-класслар оештыру, инвалид балаларны табигать-кә алып чыгу, экологик чаралар үткәрү һәм шундый эшләрдән канәгатьлек хисе кичерү турында тәфсилләп бәян иткәч, студентлар арасында да кызыксынып китүчеләр булды, шул җөмләдән 19 егет 27 апрельдә "Георгий тасмасы" тагу акциясендә катнашырга теләк белдерде.
9 Май - Җиңү көне алдыннан "Игелекле гамәлләр эстафетасы" ветераннарга игътибарны аеруча көчәйтте. Шундый чараларның берсе "КНИТУ" филиалында узды. "Хезмәткәрләр бер көнлек хезмәт хакын "Шәфкатьлелек" хәйрия фондына күчерделәр. Студентлар исә, "Игелек атнасы" кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Лаврентий Васильев белән тыл хезмәтчәне Мария Петрова янында булып кайттылар. Очрашып сөйләшүләр, күчтәнәчләр һәм, әлбәттә, чәчәкләр ветераннарның күңеленә хуш килде. Мондый игътибардан аларның хәтта күңелләре тулды", - дип хәбәр итә безгә җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе, "Без Президент белән" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Әнисә Ганфәритова. Һәм моның кебек хәерле эшләр, һичшиксез, санап бетергесез.
Игелекле гамәлләр турында без, әлбәттә, күп ишетәчәкбез, язачакбыз әле. Чөнки яшьләрнең алга планнары зурдан. Һәрберсе тәнгә сихәт, җанга шифа булырдай тансык гамәлләр алар.